16+

Илфар Кәримов: “Радиога яңа кыз килде”

“Болгар радиосы”ның баш мөхәррире Илфар Кәримов яңа сезонның яңалыклары белән таныштырды. 

Илфар Кәримов: “Радиога яңа кыз килде”

“Болгар радиосы”ның баш мөхәррире Илфар Кәримов яңа сезонның яңалыклары белән таныштырды. 

“Көз җитү белән радио һәм телевидениедә яңа сезон башлана. “Болгар радиосы”нда да сентябрь аеннан яңа сезонга старт бирдек. Җәйге ялда булган “Иртәнге чәй”, “ВәтШәп Шоу” тапшырулары эфирга әйләнеп кайтты. Аларны радиотыңлаучылар бик сагынып көткән иде. Шулай ук яңа проектлар да әзерләнә. Бу җәйдә безгә Лиана Марданова исемле яңа алып баручы кыз кушылды. Якын киләчәктә яңа егет тавышы да ишетергә мөмкин булыр дип уйлыйм.

Үземә килгәндә, гаиләдә барысы да тәртип. Кызыбыз Әминә үсеп килә. Сентябрьдә 1,3 яшь була, Аллаһы боерса. Инде хәзер сөйләшә. “Әти”, “әни”, “әби”, “бабай” сүзләрен әйтә, тәпи йөри, чатыр чаба”, - дип сөйләде безгә Илфар Кәримов. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading