16+

Вәсилә Фәттахованың ире Илгиз Әбдракипов: “Вәсиләне яратуымны онытып булмый!”

Шоу-бизнес өлкәсендә продюсер Илгиз Әбдракиповны белмәгән кеше юк. Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган артисты Вәсилә Фәттахованың ире буларак та халыкка таныш ул. Уфадан Казанга кунакка килгәч, аның белән әңгәмә корырга җай таптык. Бик төгәл, конкрет кеше.

Вәсилә Фәттахованың ире Илгиз Әбдракипов: “Вәсиләне яратуымны онытып булмый!”

Шоу-бизнес өлкәсендә продюсер Илгиз Әбдракиповны белмәгән кеше юк. Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган артисты Вәсилә Фәттахованың ире буларак та халыкка таныш ул. Уфадан Казанга кунакка килгәч, аның белән әңгәмә корырга җай таптык. Бик төгәл, конкрет кеше.

– Балаларыгыз, үзегез нихәлләрдә, Илгиз абый?
– Аллаһга шөкер! Улым Кәримгә 10 яшь. Әнисенең юклыгын аңлый инде. Кызым Камиләгә 5 яшь. Тумыштан инвалид, гел урын өстендә, ятып кына тора. Ул бит 900 грамм булып, башына кан савып туды. Әти-әнием булмаса, нишләр идем икән?.. Аларга гомерем буе рәхмәтле булачакмын. Аеруча әни гел Камилә янында. Кыз балага әни кеше бик кирәк. Камилә авыррак сөйләшә, әмма безне аңлый. Дәвалану курслары алабыз. Казанга да, Мәскәүгә дә килеп дәваландык. Камилә берничә чир белән авырый. Нигездә, неврология белән бәйле. Барысын да сөйлисем килми. Аңларсыз дип уйлыйм.

– Аңлыйм... Пандемия шоу-бизнес һәм башка өлкә кешеләренә дә тәэсир итми калмады. Продюсерлык эшләрегез ничек бара?
– Нык тәэсир итте. Бигрәк тә артистларга. Күбесе, төрле челтәрләргә кереп, продукция сата башлады. Аларны да аңларга була, гаиләсе, балалары бар. Ә продюсерлык эшенә килгәндә, аны 20 елдан артык алып барам. Күңел өчен башкарыла торган эш ул. Шулай да төп эшем – төзелеш. Төзү эшләреннән бераз арынып, татар концертлары оештырам. Иң элек артистлар составын сайлыйм. Кайсы җырчы белән уңайлы, шулар белән эшлим. Алдамыйча әйтә алам: алар – ихтирам казанган артистлар. Исемнәрен әйтеп тормыйм. Әлбәттә, беренче чиратта, артистның кешелекле булуы минем өчен бик мөһим. Аннан соң аерым бер артист белән килешү төзеп эшләмим. Ягъни артистны үстерер өчен, бөтен дөньяга таныту өчен вакыт кирәк бит. Бу эшкә вакытым калмый, чөнки, әйткәнемчә, төп эшем барыбер төзелеш өлкәсендә.

– Илгиз абый, үзегез җырларга яратасызмы?
– Юк.

– Җырлап та карамадыгызмы?
– Бәйрәмнәрдә дус җырчылар белән җыелышабыз. Алар җырласын (елмая). Ә безгә шундый талантлы дусларыбыз барлыгына шатланып, кул чабасы гына кала.

– Беренче оештырган концертыгызны хәтерлисезме? Кемнеке иде ул?
– Әлбәттә. Ничектер Чаллыда Әлфинә Әзһәмова концертына эләктем. Ул вакытта аның “Төнге урам” җыры хит иде. Уйлый торгач, Әлфинәнең концертын Уфада оештырып карарга булдым. Аннары Казандагы продюсерлык үзәгенең проектларын Башкортстан буенча эшләдем. Быел танылган композитор, җырчы Наил Шәймардановның юбилей концертларын Уфада һәм башка шәһәрләрдә оештырдык. Казанда һәм Чаллыда да уздырырга уйлыйбыз. Аның җырларын бик күп артистлар башкара һәм һәркайсысы хит диярлек.

– Продюсер буларак, татар эстрадасында сезгә нәрсә ошамый?
– Җырчы, үзенең иҗат юлын башлаганда – бер шәхес, ә үскәч, дәрәҗәсе күтәрелгәч, ул үзгәрә. Бөтен артистлар да йолдыз чире белән авырый дип әйтмим. Әмма сәхнәдә шундый артистлар бар. Гади, кешелекле булып калганнары да бар. Алар белән эшләве дә, аралашуы да рәхәт.

– Алда нинди планнар белән янасыз? Вәсилә Фәттахованы искә алу концертларын күрә алачакбызмы?
– Планда, беренче чиратта, Вәсиләне искә алу концертлары тора. Бер төркем артистлар инициативасы белән башкарып чыгарырга ниятлим. Җырчылар Вәсиләнең җырларын башкарырга теләк белдерде. Репертуарындагы җырларын сайлап алдылар. Уфада һәм Башкортстанның башка шәһәрләрендә узачак концертлар инде сөйләшенгән. Әмма пандемия сәбәпле, күп концертлар булмый калды. Тамашачы ирекле рәвештә йөри алмый. Билгеле бер чикләүләр бар.
“Туган як” брендлы бүләк җыелмасы эшлибез. Анда Вәсиләнең барлык җырлары кергән флешка һәм бүләкләр урын алачак. Башкорт балы, чәе дә булачак. Әлеге бүләк җыелмасын ирекле сатуга чыгарачакбыз. Болар барысы да партнерлар ярдәмендә эшләнәчәк. Бәлки ул җыелмага Вәсилә Фәттаховага багышлап чыккан китап, аның сурәте төшкән сувенир да урын алыр. Әлегә барысын да ачып саласым килмим. Бүләк җыелмасының презентациясе көзге концертларга планлаштырыла.

– Вәсилә Фәттаховага багышланган музей ачарга теләмисезме?
– Юк. Бик авыр хезмәт ул. Ниятләгән очракта, музейны туган ягында ачарга кирәк.

– Вәсилә Фәттахованың репертуарында күңелле дә, моңсу да җырлар урын алган. Җыр сайлауга ничек карый иде? Берәр җыр сайлау тарихын исегезгә төшерә аласызмы?
– Барлык артистлар кебек җырның сүзләренә дә, көенә дә, аннан соң инде ясалачак аранжировкасына да игътибар итә иде. Үлеменә өч-дүрт ай кала, җырлар сайлап йөрде. “Мин китәм, син каласың” кебегрәк эчтәлекле җыр сайлаган иде. Беркайчан да хатыныма каршы барганым булмаса да, андый эчтәлектәге җыр башкаруын теләмәдем. Ул җырны җырлап өлгермәде...
Вәсилә башкаруындагы “Яшә көлеп” җырының тарихын сөйлисем килә. Сүзләрен дә, көен дә Зифа Нагаева иҗат итте. Ул җырны беренче ишетү белән ошаткан идем. Ялгышмасам, “Яшә көлеп” җырын Зифа апаның концертында ишеттем дә кебек. Аңа шалтыратып, ул җырны сатып алырга теләгәнемне әйттем. “Мин каршы да булмас идем, әмма җырны башка җырчыга бирдем”, – диде Зифа апа. Җырны беренче мәртәбә ишеткәч, Вәсиләнең башкаруын теләдем. “Әйдәгез, ул җырчы егет белән сөйләшеп карыйм. Бәлки, бирер безгә”, – дидем. Зифа апа үзе дә сөйләшергә теләк белдерде. Ул егеткә бардым, сөйләштем. Каршы килмәде. “Син дә җырла, әмма бу җырны барлык хокуклары белән сатып алам”, – дип без уртак фикергә килдек. Хатыныма кайтып, Зифа апаның яңа җырын бирүен, “Вәсилә җырласын”, дип әйтүен җиткердем. Вәсилә нык шатланган иде ул чакта. Аранжировкасын ясатып, аны тамашычыга чыгардык. Аннары клип төшерү мәсьәләсе килеп басты. Ул вакытта Казандагы продюсерлык үзәге белән хезмәттәшлек итә идек. Клипны Казанда төшердек.

– Без Вәсилә Фәттахованы сәхнәдән генә күреп белә идек. Ә гадәти тормышта нинди иде ул?
– Бергә 9 елга якын яшәп калдык. Ярты ел очрашып йөргәч, гаилә корып җибәрдек. Вәсилә ачык, юмарт күңелле, тәртипле, гаилә җанлы, чын хатын-кыз иде. Бөтен кешегә карата шундый булды. Ачу сакламады. Аның ачуын чыгарырга бик авыр иде. Әмма тиз үпкәләтергә мөмкиннәр иде. Чит шәһәрләрдәге банкет, концертларга чыгып китәр алдыннан, минем белән сөйләшә иде. Миннән башка чыгып китәсе килми иде аның. “Үзем генә бармыйм. Барсам да, бергә барыйк”, – дип әйтә иде. Минем бит үз эшем дә бар. Шулай да бергә барырга җай таба идек. Аннары Кәримне дә калдырып китми идек. Гел безнең белән булды. Иҗат безнең өчен беренче урында иде. Үзем дә аның иҗаты алга баруын теләдем. Бергә булган әлеге бәхетле мизгелләрне искә алып сөйләргә генә калды...

– Вәсилә апаны яратканыгыз әллә каян күренеп тора.
- Әлбәттә! Вәсиләне, аны яратуымны онытып булмый. Ул мәңге!

Эльза ГАЗИЗОВА.

Язмага реакция белдерегез

14

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Нинди акыллы сузлэр, чын ир егет

    • аватар Без имени

      0

      0

      Менз ул чын мэхэббэт

      Мөһим

      loading