16+

ИлГәрәй: "Хәзерге яшьләр бик тиз баерга тели"

"Башка кешеләрне күрми башлыйсың. Ничектер рәхәт. Акча бар. Син үзеңне Ходай ролендә көйләнә башлыйсың. Нормаль кеше бу чир белән авырырга тиеш..." - ИлГәрәй дә "йолдыз чире" белән авырып алган икән.

ИлГәрәй: "Хәзерге яшьләр бик тиз баерга тели"

"Башка кешеләрне күрми башлыйсың. Ничектер рәхәт. Акча бар. Син үзеңне Ходай ролендә көйләнә башлыйсың. Нормаль кеше бу чир белән авырырга тиеш..." - ИлГәрәй дә "йолдыз чире" белән авырып алган икән.

ИлГәрәй белән әңгәмәнең беренче өлеше: ИлГәрәй: "Безнең эстрада бераз бозылып китте..."

– “Янган”, сәхнәгә чыгасы килмәгән вакытлар буламы?
– Була. Гадәттә күз тигәннән соң. Без бит гел сәхнәдә. Кеше сокланып карый күпчелек. Ул минем эчтә ничектер тула. Хәтта туйдым дип тә әйткән чаклар да булды. 
Гаиләм белән мәчеткә еш йөрергә тырышабыз. Мулла миңа: “Энем, туйдым дип беркайчан да әйтмә. Ул синең каршыдагы бөтен ишекләрне дә яба”, – диде. Хәер биреп кайтырга, өшкеренергә, догалар укырга киңәш итте. Сәхнәгә чыкканда, сәхнәдән кергәндә шул догаларны әйтеп йөрергә киңәш итте. 

– Күз тигәнне, негатив энергияле кешеләрне тоя аласызмы?
– Бик көчле кеше булса, юк, тоеп булмый. Бер авылга килеп төштек. Клуб мөдире әйтә: “ИлГәрәй, бездә бик көчле апаң бар. Бездә күп җырчылар чыгыш ясады. Аңнарын югалткан җырчылар да булды. Аппаратуралары да янды”, – ди. Без төркем белән бергә утырдык та, белгән барлык догаларыбызны укып, сәхнәгә чыктык. Берне җырладым, икене... Өченчесендә хәл китә башлады. Нәрсә эшләргә дә белмим, җырның сүзләре онытыла. Дүртне җырладым да, кереп киттем. Киемнәрне алыштырдым, су эчтем, догаларны укыдым да, тагын сәхнәгә чыктым. Тагын бер-икене җырладым, тагын хәл китә. Көчкә ерып чыктык шулай. Бер кыйммәтле аппаратурабыз да янган иде шунда. Халык хәтта: “ИлГәрәй, энем, утларың өчен борчылма. Безгә килгән һәр кеше белән нәрсәдер була”, – дип запискалар язып, мине “тынычландырды” да әле. 

– Бөтен нәрсәне йөрәгемә якын алам, дигәнегез бар. Ир кеше кырысрак булырга тиеш түгелме?
– Мин бит иҗат кешесе. Иҗаты белән фанатиклар булган кешеләр алар бөтенесе дә йөрәкләренә якын аладыр. Танылган, талантлы шәхесләр ник бик иртә китә? Аның турында уйлаганыгыз юкмы? Чөнки алар күңелләренә бар нәрсәне дә якын ала.
17 ел эчендә мин “йолдыз чире” белән авырып алдым. Кире төштем. Аллага шөкер, хәзер тагын күтәрелеп киләм. Үз-үземә психолог булырга тырышам, һәр начар әйбернең яхшы ягын карыйм. 

– “Йолдыз чире” белән авырдым, дисез. Нинди хисләр ул?
– Башка кешеләрне күрми башлыйсың. Ничектер рәхәт. Акча бар. Син үзеңне Ходай ролендә көйләнә башлыйсың. Нормаль кеше бу чир белән авырырга тиеш. Тик моны аңларга кирәк. Күп кеше ИлГәрәй хәзер дә бу чир белән авырый дип уйлый. Юк, алай түгел. Минем кыяфәт шундый. Минем белән сөйләшә башласаң, мин бөтенләй башка.
Сәхнәдә чыгыш ясаганнан соң, сәхнә артына яисә халык арасына чыгасың. Ул вакытта минем башымда: ничек чыгыш ясадым  икән, монда бит дөрес эшләмәдем, дигән уйлар була. Мин сәхнә артына тиз генә “күчә” алмыйм. Шуңа күбесе: “Йолдыз чире белән авырый, исәнләшми дә”, – дип уйлый.
Хатын әйтә, икенче яктан бу яхшы күренеш, ди. Кирәкмәс кешеләрдән сине читләштерә, ди. Мин нормаль кеше. Үз көчемнән килгәнчә, кешеләргә булышам. Аралашасы килгәннәргә гел ачык. 

– Холык ягыннан сез күбрәк кемгә охшаган?
– Тышкы кыяфәт белән – әтигә, ә эчке дөньям белән әнигә. Энекәш киресенчә. 

– Җитәкче буларак сез нинди? 
– Җитәкче булу җиңел түгел. Студентларны әти-әниләре синең кулыңда ышанып тапшырып җибәрә. Ләкин мин бик йомшак. Шул йомшаклык аркасында иң башыма  менеп утыралар да инде. 
Төркемгә кушылганда, яшьләр бушка йөрергә дә әзер. Аннан инде бер-ике ел эшлиләр дә, башка җырчылар үзләрен чакыра башлагач, кача башлыйлар. Бу начар гадәт. Кешелеклелек юк дигән сүз. Миңа беренче адымнарны ясаган кешеләрне беркайчан да онытмадым. Мин аларга бүген дә бик рәхмәтле. Үз вакытында миңа вокал буенча укытучым Зөлфия апа Әнвәровна, Җәүдәт абый Гыльманов бик нык ярдәм итте. Ул шалтыратып, ИлГәрәй, килеп җырлап кит әле дия икән, вакытым буш булса, сөйләшенгән вакытка килеп җитәм. Аңардан акчасын да алмыйм. Мәчеткә хәер итеп яисә балаларыңа бирерсең, дим. 
Хәзерге яшьләр бик тиз баерга тели. Бер-ике көн йөреп карый да: “Мин йолдыз”, – дип китеп тә бара. Әйтмичә, сорамыйча да китә кайберләре. 

– Хыянәтне кичерә аласызмы?
– Юк. Елмаеп сөйләшсәм дә, ул кешене башка якын китермәячәкмен. Араны өзмим, аралашуын аралашам, әмма аның белән инде башка эшләмәячәкмен. 

P.S. Сүз уңаеннан, 27 сентябрь көнне ИлГәрәй пандемия сәбәпле кичектергән концертын тамашачыга җиткерәчәк.

Фото: vk.com

Әңгәмәдәш - Лилия Локманова

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading