Бүген танылган алып баручы Илмир Ямаловның хатыны Рузияне һәм яңа туган кызларын бала тудыру йортыннан чыгардылар.
Сабыйны каршы алырга Ямаловларның әти-әниләре, туганнары, гаилә дуслары килгән иде. "Безне бала тудыру йортыннан чыгарган саен "тагын килегез" дип кала табиблар. Шуларның сүзен тыңлап дүртенче тапкыр килдек инде", - дип көлә Илмир.
Ямаловлар Салмачы бистәсендәге яңа өйләрендә балага исем куштырды. Кызчыкка Рузилә дигән исем сайлаганнар.
Исегезгә төшерәбез, 31 гыйнвар көнне Рузия һәм Илмир Ямаловлар дүртенче тапкыр әти-әни булды. Тагын бер кат котлыйбыз!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар
0
0
Парлы булып,Тигезлектэ бэхетле, бэрэкэтле гомер телим сезгэ балалар
0
0