16+

Ильмира Нәгыймова: «Миндә дә шундый хәл. Мин китә алмый, түзеп яшим, ә син молодец», – дип күп яздылар...»

Татар эстрадасының популяр җырчыларының берсе Ильмира Нәгыймова «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалында кунак булды. Ул «Сөйләшергә вакыт» тапшыруын алып баручы Лилия Кадыйрованың сорауларына җавап бирде.

Татар эстрадасының популяр җырчыларының берсе Ильмира Нәгыймова «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалында кунак булды. Ул «Сөйләшергә вакыт» тапшыруын алып баручы Лилия Кадыйрованың сорауларына җавап бирде.

- Бу уңыш сиңа, гафу ит инде, тормышыңда зур кризис – гаиләң таркалганнан соң кына килде. Тулы заллар, хитлар, интернетта сатылган җырлар нәкъ шушы вакыйгалар белән бәйле булды. Ничек уйлыйсың, тамашачы сине ачылып китүең аркасында үзенә якын китердеме икән? Чөнки Ильмираның матур җырлары элек тә күп иде.

- Шулай булды, чөнки мин «ябык» идем. Бөтен кеше, «син ябык» идең, ди. Мин чыгып җырлый гына идем, бернәрсә сөйләмим, бернәрсә күрсәтмим. Халык энергетиканы сизә. «Әйе, матур», – диләр, әмма концертка килмиләр иде. Менә, ачылгач, алар минем эчке дөньяны күрделәрме соң? Бик күп хатын-кыз миндә үзләрен таныды. «Миндә дә шундый хәл. Мин китә алмый, түзеп яшим, ә син молодец», – дип күп яздылар. Менә алар үзләрендә көч тапмыйлар, үзләре генә ерып чыга алуларына ышанмыйлар. Кайберләре ирләренә таяна, шуңа түзеп яши. Хәзер бит инде замана башка, хатын-кызның «куркынычсызлык мендәре» булырга тиеш. Тормышта нәрсә генә булмаска мөмкин, монда аерылышу турында гына сүз бармый. Тынычсыз дөньяда яшибез. Аллаһ сакласын, ирсез калса, ул үзен кулга алып, ничә баласы бар – аларны күтәрергә тиеш.

- Шулай булырга тиешлеген тормыш күрсәтте, кызганычка. Хатын-кыз гаилә учагын да саклый, акчасын да эшли, карьерасын да төзи. Ә бөтенесен берьюлы эшләр өчен көч каян аласың?

- Балаларымнан, алар – минем мотивация. Бүгенге көндә, Аллаһка шөкер, торыр урыным бар, йөрер машинам бар, никадәр булса да тамашачым бар, әти-әнием исән-сау, 2 балам бар, балаларымны карашырга сеңлем, ярдәмчеләрем бар.

- Бер әйбәт ир генә кирәк инде...

- Бер әйбәт ир генә кирәк... Белмим инде, кирәкме инде ул? Ир булгач, тагын бер бала өстәлә кебек. Нинди ир бит әле, аларга да бик игътибар кирәк. Үземә дә зур игътибар кирәк. Аллаһ насыйп итсә булыр, булмаса – еламаячакмын.

- Сиңа ошаган ир нинди булырга тиеш?

- Арттан йөрүчеләр күп ул. Ул миннән бәләкәй кыз ясарга тиеш. Мин әлегә үземне ир-ат кебек хис итәм. Белмим, андый ир очрармы икән, мине бәләкәй кыз итеп тота торган... Шундый ир-ат очраса, «менә моның өчен үзем түлим» дисә... Мин «юк, үзем түлим» диячәкмен. Менә шундый әйберне ничек бетерергә ул, ә? Менә машина каратырга… Хәзер мин бөтен әйберне үзем беләм, балансировка, развал схождение ясатырга… Аны ир-ат эшләргә тиеш бит инде. Мин үзем эшлим, әтигә дә кушмыйм. Менә хәзер «әйдә машинаңны каратып кайтам» дигән ир очраса, мин шаккатачакмын. Шундый ир бармы? Минем таләпләрем зур түгел, мин сорый алмыйм, мин кешене борчымыйм, үзем эшлим, дип йөри торган хатын-кыз мин.

Чыганак: Интертат

Язмага реакция белдерегез

3

0

3

0

3

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    6

    4

    йоруче куп алучысы юк шул андый ирлэрне синенчэ була торган ирлэрне хатыннары бирми шул йорерсен йрерсен дэ шул Русланына барып ялынырсын эле кайт диеп балаларын усэ башлап курсэтэ башласыннар эле

    • аватар Без имени

      3

      1

      Минем хатын булалынмы джанкаем ильмира

      • аватар Без имени

        5

        5

        Туйдырдын инде, арт ан йоручелэр куп, баланны узен кара, нигэ сенленгэ йоклэден, син анын яшлеген югалтасын, ул нигэ синен балаларынны карап ятарга тиеш, балаларынны узен карап эшен барса шунда мактаныр иден, болай юк.

        • аватар Без имени

          8

          4

          Уз баланны узен кара, аннан силэрсен.

          • аватар Без имени

            5

            7

            Мактанма. Син булдыра алмыйсыз, уз баланны узен кара, сенленгэ йоклэмэ.

            Мөһим

            loading