- Дөрестән дә шулай. Алар турында китап та чыгарып, җыр да җырлап, сөйләп тә бетереп булмый. Бервакыт фанклубтагы бер кызның аягы сынды. Казан уртасында ресторанда концерт куеп ятабыз. Карасак, шул кыз ике култык таягы белән концерт карарга килгән! Андый фанатларга без бик рәхмәтле. Ләкин сәерләре дә бар. Белмим, бәлки алар сау-сәламәт тә түгелдер инде. Тик кайбер сүзләреннән теләмәс җиреңнән көләрсең. Берсе "сиңа кияүгә чыгарга телим, мин инде барысын да уйладым, йорт сатып алабыз, мәче белән эт алабыз, бәхетле яшәрбез, сине эштән каршы алырбыз", дип язган. Гомумән башка сыймаслык күренешләр дә бар - кайвакыт кызлар шәрә фотоларын җибәрә. Кызлар! Беркайчан да алай эшләмәгез!
Комментарийлар