16+

ИлСаф белән Айсылу Габдинованы нәрсә бәйли?

Татар эстрадасы җырчысы Айсылу Габдинова Татарстанның халык артисты ИлСаф белән уртак җырлар иҗат иткән. Айсылу фикеренчә, дуэт уңышлы килеп чыгу сәбәпле, алар уртак иҗат эшен киләчәктә дә дәвам итәргә ниятли.

“Моннан берничә ел элек Рөстәм Закировның “Пошалым чаналары” конкурсында катнашкан идем. Жюрида Илсаф та бар иде. Аның белән шул чакта таныштык. Сәхнәгә беренче адымнарымны ИлСаф белән ясадым. Аның концертларында катнаштым. Хәзер дә без яхшы мөнәсәбәттә, аралашабыз. Бүгенге көндә ике дуэтыбыз бар. Өченче дуэтны яздырырга исәп”, - дип сөйләде безгә Айсылу.

“Мин Илсур (ИлСаф-авт.) абыйга бик рәхмәтле. Ул мине концертларга, гастрольләргә йөртте. Аның белән җырлавы гына түгел, эшләве дә уңайлы һәм рәхәт”, - ди җырчы.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading