16+

Илсөя Бәдретдинова: "Дүрт ягыгыз кыйбла..."

Эстраданың танылган артисты Илсөя Бәдретдинова “Болгар радиосы”ның “Сәхнәдәш” тапшыруында кунакта булды. Тапшырудан кайбер өзекләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.

Илсөя Бәдретдинова: "Дүрт ягыгыз кыйбла..."

Эстраданың танылган артисты Илсөя Бәдретдинова “Болгар радиосы”ның “Сәхнәдәш” тапшыруында кунакта булды. Тапшырудан кайбер өзекләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.

“... И, монда чәч агарган, монда җыерчык чыккан”, - дисең кайвакыт. Шуларны уйлыйсың да, кылт итеп искә төшә: ә бит күпме кеше беренче чал чәчен дә, беренче җыерчыгын да күрмичә яшьли дөньядан китә. Бу бит бәхет. Бу - минем җыерчык, бу - минем ак чәчем. Миңа 40 яшь һәм мин яратам үз яшемне. Миңа рәхәт. Кемгә минем яшәү рәвешем һәм мин ошамыйм, дүрт ягыгыз кыйбла. Дөнья шундый иркен...”

“... Минем яздырып та, бер кеше дә ишетмәгән җырларым бик күп. Мин беләм: ул сәеррәк җыр, аны кабул итмәячәкләр. Аны чыгарудан мәгънә юк. Бәлки күпмедер вакыттан соң чыгарырмын. Ләкин мин иҗат итмичә тора алмыйм, миңа эшләргә, экспериментлар ясарга кирәк...”

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    АЛЛАГАШОКЕР ДОНЬ,Я ХЭРКЕМГЭДЭ БЕР БИРЕЛГЭН,ПРИЧЕМ МОНДА 4 ЯГЫГЫЗ КЫЙБЛА,МИН ОШАМЫЙМ ИКЭН ДИГЭН СУЗ,ЬУ КЕШЕНЕ ЮККА ЧЫГАРУ ДИГЭН СУЗ,,НАДАНЛЫКНЫ КУРСЖТЕП ТОРА,...

    Мөһим

    loading
    2
    X