16+

Илсөя Бәдретдинова Казан үзәгендә диван сату кибете ача

Җырчылар арасында үз бизнесларын булдыру турында имеш-мимешләр даими ишетелә. Фәлән җырчының кибете бар, төгән җырчының ягулык салу станциясе. Әмма ул объектларда әлеге җырчыларны берсенең дә күргәне юк.

Илсөя Бәдретдинова исә бизнеска чынлап тотынмакчы. Таныш эшмәкәрләре аны бизнес-партнер булырга чакырган. Шулай итеп, җырчы Илсөябез Казан үзәгендә диваннар сата башламакчы. Сату ноктасы Нариманов урамындагы "Мебельный базар"ның яңа корпусында урнашачак. 7 октябрь көнне 12:00дә кибетне тантаналы рәвештә ачу планлаштырылган.

"Үзем каршы алам. Диваннар турында үзем сөйлим. Килгән һәр кешегә кофе эчертәм. Теләгән кеше белән фотога төшәм", - дип сөйләде "Матбугат.ру" хәбәрчесенә Илсөя Бәдретдинова.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading