16+

Илсөя Бәдретдинова: «Кодрәтемнән килсә, 2016 елны тормышымнан сызып атар идем»

- Ел да Яңа ел табынына тутырылган каз әзерлим. Карабодай, яшел алма, караҗимеш тутырам да, тоз, сарымсак суты, майонез сылап, "җиңсә"гә тыгып, 2,5 сәгатькә мичкә куям. Аннары, өстен ярып, маен агызам да, ярты сәгатькә тагын мичкә куеп алам. Кызарып, тәмле булып пешә. Телеңне йотарлык була. Һәрвакыт мүк җиләге, сырганак морсы...

Яңа елны өйдә каршы алам. Былтыр улым белән икәү генә каршы алдык. 2016 ел авыр булды. Кодрәтемнән килсә, аны тормышымнан бөтенләй сызып атар идем. Киләсе ел, Алла боерса, шәп булыр әле. Рәхәтләнеп яшәп китәрмен. Әмма, ни дисәм дә, тормышка зарланмыйм. Интернетка керсәң, кемнең өе янган, кемнең баласы гарип - ярдәм сорыйлар. Әбием дә әйтә торган иде: "Үзеңнең бәхетле икәнеңне аңлар өчен, үзеңнән авыррак хәлдә яшәгән күршеңә кара", - дип. Чынлап та шулай. Быел бит кәбисә елы булды, күпләр өчен җиңелдән булмады.

2016 елның иң истә калырлык вакыйгасы - ул диваннар кибете ачуым. Сату начар барыр дигән идем, алай бөтенләй "минус"ка китәрлек түгел. Җиңел әйбер түгел инде, эшләп карамыйча аңламыйсың.

Барлык газета укучыларга, бәйрәм белән котлап, күңел тынычлыгы теләр идем. Ул теләк эченә бар да керә: сәламәтлек тә, бәхет тә, байлык та. Аяз күк йөзе һәм имин тормыш сезгә, яраткан тамашачым!

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading