Шәһри Казан

Илсөя Бәдретдинова: «Син җитмисең...»

Илсөя Бәдретдинованың Казанда гөрләп концертлары узды, хәзер ул Татарстан районнарында гастрольләрдә йөри. Ләкин бер коцерты алдыннан күңелсез хәл килеп чыккан. Бу хакта ул инстаграда хәбәр итте.

– Бу көннәрдә тәмләп язарга вакыт җитми генә ...Аннан, концерларымнан репортаж ясаучы, сәхнәгә утларны җайлаучы, минем водителем... бик күп эшләрне эшләүче җегетебез Диаз авырып китте әле безнең((( Концертка бер сәгать кала Балык Бистәсе шифаханәсенә алып китеп операция ясап куйдылар((( Аңа тизрәк терелеп чыгуын телибез! Син җитмисең группага @diazfarhutdinov481, - дигән ул.

Реклама

Диазны кайгыртып торучы Балык Бистәсе мәдәният йорты кассиры Рәсимәгә, шифаханә табибларына  зур рәхмәтен белдергән җырчы.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: