16+

Илсөя Бәдретдинова «Соңгы вакытта Коръәнгә обновленияләр киләме соң?.. Аңламыйм! Аңлатыгыз әле…»

Җырчы Илсөя Бәдретдинова үзен борчыган сорауларга ачыклык кертмәкче. Быел ул берничә җирдә корбан ашында булган. Аны төрле җирдә төрле йола булуы шаккатыра. Җырчының дин, корбан ашларына карата фикере халыкта да зур кызыксыну уяткан. 

Илсөя Бәдретдинова «Соңгы вакытта Коръәнгә обновленияләр киләме соң?.. Аңламыйм! Аңлатыгыз әле…»

Җырчы Илсөя Бәдретдинова үзен борчыган сорауларга ачыклык кертмәкче. Быел ул берничә җирдә корбан ашында булган. Аны төрле җирдә төрле йола булуы шаккатыра. Җырчының дин, корбан ашларына карата фикере халыкта да зур кызыксыну уяткан. 

"Минем бу постны "нәрсәгә кирәкмәгәнне кашый инде" дип кабул итмәгез. Чынлап та кайбер нәрсәләрне аңламаганга язам. Бик четерекле темага кагылам... алдан ук әйтәм, бер кемне үпкәләтергә теләмим!

Берничә җирдә корбан ашында булдым быел. Төрле җирдә төрле йола...
Бер ханым өстәлгә куелган кыяр белән помидорга бәйләнде. Имеш ул закуска һәм ул дини бәйрәм өстәленә куелырга тиеш түгел. Икечесе әйтә мөселманнарга балык ашарга ярамый ди... чөнки ул чалынмаган. Өченчесе әйтә өстәлдә бөтен нәрсә хәләл кибеттән алынган булырга тиеш, ди. Гомумән аңлатыгыз әле мин җүләргә, хәләл кибеттән алган күкәй белән, базардан алган күкәй арасында нинди аерма бар? Менә уйлап утырам... безнең тавыклар хәләл күкәй саламы икән ул? Чөнки әтәчне керәшен Гена бабайдан сатып алдык.
Ә нинди була ул хәләл туңдырма?

Аннан аңламыйм... хәзер хәләл каш ясау модага керде. Җонны йолку ярамый... Бу тәндәге бөтен җонга да кагыламы?
Тырнакны буярга ярамый... ә битне ярый.. Анламыйм бит(((
Биттәге җыерчыкларны укол ярдәмендә тигезләргә ярамый, чөнки бу "Аллаһының биргәненә каршы килү" дип санала икән. Миңа шулай аңлаттылар. Ә нигә тешне яматырга ярый? Чересен шунда...
Хәтта эт күтәреп фотога төшкән өчен дә эләкте үземә...(((
Без бәләкәй чакта корбан итнең сөякләрен җиргә күмәргә кирәк, этләргә бирергә ярамый диләр иде. Соңрак бәйдәге эткә бирергә ярый башлады. Ә хәзер...?
Шәһәр җирендә йөзләгән сарык бер көндә чалына һәм эшкәртелә. Сөякләрен, эч башларын тиресен кая куялар икән? 

Безгә әбиләребез Ходай бар ул дип өйрәтте. (Хәттә Ходай бабай дип) Ә хәзер Ходай дияргә ярамый. Нигә шулай өйрәттеләр микән безне?

Дин инстаграмга ничек карый икән? Мин юри генә миңа килде-китте ямьсез сүзләр язып ятучыларның битләренә кереп чыктым бер көн... күрүемчә алар да изге юлда... фотоларында шулай күренә.
"Син корбан гаете көнне булса да фото куймыйча тор инде," дип язалар миңа. Мин монда яхшы, монда начар була белмим... Мин стабильно начар... Мин чын күңелемнән Аллаһының барлыгына, берлегенә ышанам! Кулымнан килгәнчә белгәнемне укыйм...Ышанган, чынлап та акыллы диндәге кешеләрне бик нык хөрмәт итәм. 

Ләкин соңгы вакытта Коръәнгә обновленияләр киләме соң... аңламым...
Аңлатыгыз әле...
 

фото - vk.com

Язмага реакция белдерегез

25

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ильсия, сез гариф гобэйнен корьэн серлэре китабын укып карагыз,корьэнгэ обновлениеларнын каян килгэн анларсыз.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бик кирәкле теманы күтәргәнсез,тик кемнәр җавап бирә алыр икән... Чыннан да, тотынгач дөрес итеп эшлисе килә.Ә ничек була икән соң дөресе? Лилия Мурадова.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Сез бу сорауларны белер- белмэс халыктан тугел, узегез йоргэн мэчетнен имамыннан сорагыз. Белемле кеше генэ сезгэ дорес итеп анлатып бирэ ала.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Исәнмесез, хөрмәтле Илсияр ханым! Менә миндә аңламым берничә хәлне. Соңгы вакытта бик күп, мактап үткерә башладылар мөселмән Сабантуйлары, мәсәлән, http://tatar-congress.org/yanalyklar/baltach-rayony-borbash-avylynda-respublika-moselman-balalar-saban-tue-uzdy). Ә бит тарих буенча Сабантуй уздыралган элек-электән муллалардан башка. Менә ничек булган (https://tatar-today.ru/2019/06/47439, бездә аны Әрәпә дип атыйлар). Сабантуй турында (http://tazbash.ru/blog/40-bayram/161-sabantui ; http://kitaphane.tatarstan.ru/tat/sabantuy/tar1.htm). Элек бит Сабантуй халык бшйрәме булган, аксакллар ачканнар аны. Ә хәзер бөтенесен диңгә бәйләмәкче булалар. Мин диңгә каршы түгел узем. Һәрбер әйбернең үз урыны буларга тиеш дипуйлыйм мин. Муллалар, мәзиннәр мәчеттә эшләргә тиешләр. Алар соңгы вакытта РПЦдан үрнәк ала башлаганнармы соң әллә? РПЦда бөтен тишеккә башын тага соңгы вакытта... Дин ягыннан бар бит бәйрәмнәр: Корбан бәйрәм, Ураза бәйрәм, Мәүлет бәйрәм, җитми микәнни??

          • аватар Без имени

            0

            0

            Әстәгафирулла, әле һаман Гариф Гобәй китабын укучылар , шуңа мөрәҗәгать итәргә кушучылар бар икән?! Монда Илсөя бик күп сорауларга күмгән. Сорауларын аңа в контактедагыларга бирәсе түгел. Ә җитди бер хәзрәткә ( ишек төбендә ге дежурга да түгел!) бирәсе.

            Мөһим

            loading
            2
            X