16+

Илсөя Бәдретдиновага Финляндиядән кияү эзлиләр

Татар эстрадасының иң үзенчәлекле "атказанмаган" җырчысы Илсөя Бәдретдинова инстаграмына Гөлүсә Шаһбанның бер шигырен урнаштырганнан соң, язылучылары аның өчен борчылып куйган.

Илсөя Бәдретдиновага Финляндиядән кияү эзлиләр

Татар эстрадасының иң үзенчәлекле "атказанмаган" җырчысы Илсөя Бәдретдинова инстаграмына Гөлүсә Шаһбанның бер шигырен урнаштырганнан соң, язылучылары аның өчен борчылып куйган.

Нәрсә җитми сиңа күңел?...Нәрсә җитми?..
Нәрсә бирим сиңа?...ниләр кылыйм?..
Бәхетемнән шашып-шашып көләр чакта...
Бер сәбәпсез үкси-үкси шашып елыйм,
-  дигән юллардан соң чеметтереп тә, борчылып та комментарий калдыручылар булган.

Журналист Нәфисә Сабирҗанова: "Житәр-житмәс булса, әйбәт ул) Гел түгәрәкләнсә - бер почмагы кителә дә башлый әле ул", - дигән.

Ә бер ханымның комментарие исә, бөтенләй телсез калдыра торган.  Аны укыганнан соң Илсөянең язылучылары да башка төрле дигән фикер туа. Аны төзәтүләрсез генә бирәбез:
– Аллам сакласын, Казан кадэр Казанда шундый яшь, чибэр, сау- сэламэт хатын- кызны курер, яратыр, хатын- кыз бэхете булэк итэр ир- атлар совсем юкмени икэн? Шартлатып, мишэрчэ, Ильсиячэ-3-4 бала таба торган хатын- кыз бит элдэ ул! Гонахын кая куярсыз? Сулдырмагыз миллэтебез чэчкэлэрен союсез, назсыз! Бэлки. Финляндиядэн кайтартыргадыр безгэ эчми, тартмый торган, сине хормэт итэрдэй ир- егетлэрне! ??

Кыскасы, Татарстан ир-егетләре, Илсөяне борын төбегездән Финляндиягә алып китсәләр, үпкәләмәгез яме!)

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading