16+

Илсөя Бәдретдинованың “галочка” принцибы нинди?

Җырчы Илсөя Бәдретдинова социаль челтәрдә әнисе өйрәткән “галочка” принцибы белән бүлешә.

Илсөя Бәдретдинованың “галочка” принцибы нинди?

Җырчы Илсөя Бәдретдинова социаль челтәрдә әнисе өйрәткән “галочка” принцибы белән бүлешә.

“Бәләкәй идем әле. Әни каршысына утыртты да: “Менә бу нәрсә галочка дип атала”, - дип минем балчыкка буялган бутыема рәсем ясап куйды.

“Менә бу бутыйны пычрагы катканчы юып кую, иртәгә юуга караганда күпкә җиңелрәк! Син аны юып куй да, күз алдыңа бәләкәй генә галочка китер. Мин молодец, дип уйлап куй.Иртәгә иртән читаны кияргә күпкә җиңелрәк булыр. Аннан кишер түтәлен ута.  Ута да, күз алдыңа тагын теге “галочканы” китер. Мин молодец , дип эчеңнән әйтеп  куй. Берәр кайчан менә шушы бәләкәй генә “галочкаларын” зуууур бел “галкага”  әйләнәчәк! Син моны сизәчәксең һәм шул вакытта син аягыңда нык басып торачаксың. Син бит молодец, кызым! ",- диде.

Хәзер инде үземнең 17 яшьлек улым бар. Аңа да шулай дип аңлатам. “Галочка” принцибы.

Әни үлгәненә 17 ел була инде. Ә теге “галочка”ларны һәр көнне, үз-үземне җиңеп, берәр эш эшләгән саен күз алдыма китерәм. Берәр кайчан минем зу-у-ур “галкам” булачак! Әни әйтте...”.

 

Фото: "Татар-информ" МА

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading