16+

Илсөя Бәдретдинованың концерт директоры: "Нигә ул вирус концертларда гына күчә дип уйлыйсыз соң?"

«Бу закон чыгаручыларның артыннан гел җитешеп булмый. Билетларны сатуга чыгарганда, залга 70% халыкны кертергә ярый иде. Инде билетлар сатылып бетте дигәндә...», дип язган ул инстаграмдагы сәхифәсендә.

Илсөя Бәдретдинованың концерт директоры: "Нигә ул вирус концертларда гына күчә дип уйлыйсыз соң?"

«Бу закон чыгаручыларның артыннан гел җитешеп булмый. Билетларны сатуга чыгарганда, залга 70% халыкны кертергә ярый иде. Инде билетлар сатылып бетте дигәндә...», дип язган ул инстаграмдагы сәхифәсендә.

«Монда яңа закон, залга 50% кына кеше кертергә ярый, 70% утыртасың килсә QR код белән генә кертергә куштылар. Менә китте мәшһәр, халык билетларны кире тапшыра башлады. Күпме хезмәт куйган кассирлар ул көннәрдә нишләп беткәннәрдер. Тамашачы турында сүз дә юк, билет алырга дип бер килә һәм концерт карый алмыйча билетын алып кайтып китәргә мәҗбүр. Инде ярар, монысына да риза булып 70% тан заллар 50% калды. Хәзер тагын яңалык. Локдаун дигән нәрсә чыгарып концертларны күчерергә мәҗбүрбез.

4000 мең тамашачыга билет сатылган, кай тарафлардан гына килмиләр. Кеше бит билетны көнен җайлап, ял көненә туры китереп ала. Аңлар идем мин бу чикләүләр берәр файда китерсә? Концертлар тыелган вакытта да авыручылар саны кимемәде. Чөнки барлык ТЦ лар, метролар, автобуслар, аэропортлар эшләвен дәвам итте.

Халык ничек авырды, шулай авырды. Бүгенге көндә дә аэропортлар эшләп тора. Бу әкият кебек билләһи, почтада өч хезмәткәр утыра, коридорда өелгән халык, ә эчкә берәр генә кеше кертәләр. Метро, автобусларда, кеше өстендә кеше. Моның белән генә бетмәде, хәзер тагын яңалык.

15 ноябрьдән залларга тамашачы QR код белән генә керергә тиеш. Аңлыйм мин, чире дә бар, югалтулар да күп. ТИК БЕР ГЕНӘ ТЕЛӘК:
ЯПСАГЫЗ, ЯБЫГЫЗ БӨТЕН СФЕРАДАНЫ ДА!!! АЧСАГЫЗ, АЧЫГЫЗ БАРЫБЫЗНЫ ДА!!! ЙӘ БУЛМАСА УТЫРТЫП АҢЛАТЫГЫЗ, НИГӘ УЛ ВИРУС КОНЦЕРТЛАРДА ГЫНА КҮЧӘ ДИП УЙЛЫЙСЫЗ СОҢ?»

 

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading