16+

Ильвина: "Кияүдә булу минем өчен мөһим түгел. Бәхетле булу кирәк"

Эстраданың үзенчәлекле тавышлы, зәвыклы җырчысы Ильвина туры эфирда аралашканда "мин - гаилә кешесе, хатын һәм әни" диде. Күпләр Ильвинаның бу сүзләрен дөрес аңламаган булса кирәк, янә кияүгә чыккан, дип сөйли башладылар.

Без бу мәсьәләгә ачыклык кертергә булдык, үзеннән сорадык.

- Мөгаен, мине дөрес аңламаганнардыр. Беренче чиратта, тормыштагы иң мөһим ролем - хатын һәм әни булу. Икенче урында исә - карьера. Мин шуны әйтергә теләдем. 

- Ильвина, якын арада кияүгә чыгу ихтималың бармы?

- Кияүдә булу минем өчен мөһим түгел. Бәхетле булу кирәк.

- Син бүгенге көндә бәхетлеме?

- Аллага шөкер!

Билгеле булганча, Ильвина онлайн-концерт барышында үзенең иҗаты һәм тормышына кагылышлы сорауларга җавап бирде. Җырчы иң яраткан "Түзә йөрәк" җыры турында: "Мин аны дүрт ел җырлый алмадым. Аның өчен өлгереп җитәргә, шул юлны үтәргә кирәк иде. Мораль яктан да, физик яктан да", ди ул.

Кызы турында да сөйләп алды. 8 яшьлек кызы матур җырлый, биергә ярата, инглиз телендә сөйләшә һәм архитекторлыкка укый икән.

Лена РӘХИМОВА

Фото: vk.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading