"Болгар радиосы"нда 4 ел дәвамында “Иртәнге чәй” тапшыруын алып барган Индира радиодан китүе турында игълан итте.
«2017-2021.
Бүген минем "Иртәнге чәй"дә соңгы эфирым булды. Тарих тәмам, китапны ябып, хатирәләр киштәсенә алып куерга вакыт җитте.
Бу еллар дәверендә бергә эшләгән хезмәттәшләремә @ilfakkhafizov @ilmir_jamal_tamada @rustemgayzullin @niyaz_sabirov16 @ilnar_yousuper- аларга рәхмәт! Сез булмасагыз, бу эш аның кадәр кызык булмас иде.
@ilfarkarimov ка аерым рәхмәт! @bolgarradiosi на беренче тапкыр килүем әле дә хәтердә.
Сораулар ява башлаганчы, күп кешегә әйтеп тормыйча, беренче булып бу постны урнаштырырга булдым.
- "Иртәнге чәй"дән киттеңмени?
- Әйе!
- Нииик?!
- Әйтмим!
Бу минем шәхси эшем, шуңа күрә мондый сораулар белән борчымассыз дип ышанам.
Тәмам», - дип язган Индира Инстаграм сәхифәсендә.
Комментарийлар