16+

Иреңнән көләсең килсә, Данир Сабиров булышыр

Юмор остасының виртуаль дуслары бу конкурсны кызык дип тапкан һәм шундый атракционны каян алып булуы белән кызыксынган.

Юмор остасының виртуаль дуслары бу конкурсны кызык дип тапкан һәм шундый атракционны каян алып булуы белән кызыксынган.

Данир Сабиров Саба районы Лесхоз бистәсендә Сабан туе алып барган. Ул инстачылар игътибарына яңа уен — хатынның үз ирен суга «батырганын» күрсәтте.

Бу уен Әхмәтшиннар гаиләсе өчен уңышлы булган. Видеода түгәрәк бассейн өстендәге урындыкта ир-ат утыра. Ә хатыны туп белән махсус стендка ата һәм беренче атуда ук уртага тидерә, ире суга төшеп тә китә.

«Иреңне бәрергә дисәң, сиңа гына әйтергә кирәк икән. Галимҗан, хатының белән бәхет елмайган сиңа», — ди юмор остасы.

Ә икенче катнашучы хатын-кыз туп белән уртага тидерә алмый азаплана, шуннан алып баручының тупны алып барып стенд үзәгенә бәрүе була, ир-ат суга төшеп киткәнен аңышмый да кала.

Инстачылар Данир Сабиров алып барган Сабан туен күңелле булган дип бәяләгән, шулай ук «болай ук яхшы алып бара дип уйламаган идек» диючеләр дә булган.

Юмор остасының виртуаль дуслары бу конкурсны кызык дип тапкан һәм шундый атракционны каян алып булуы белән кызыксынган.

Чыганак: Интертат

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading