16+

Иркә: "Ашыгусыз яшәргә өйрәнәм"

Татарстанның атказанган артисты Иркә өчен бик җитди һәм дулкынландыргыч ай якынлашып килә. 

Иркә: "Ашыгусыз яшәргә өйрәнәм"

Татарстанның атказанган артисты Иркә өчен бик җитди һәм дулкынландыргыч ай якынлашып килә. 

“Әкренләп кенә җәй дә китеп бара… Сукмакларда берле-икеле сары яфраклар көзнең беренче билгесе булып тора… Минем өчен ел башы сентябрь аеннан башлана кебек. Концертлар сезоны шул айдан башлана, Айсылу зур уку йортына укырга керә, Әминә беренче сыйныфка бара, әтисе дә эшенең форматын үзгәртәм дип йөри. Җитди, дулкынландыргыч сентябрь ае якынлаша.

Бер яктан әз генә борчылып торсам, икенче яктан бик сөенәм, шөкер итәм. Мин - бик вакытны куарга яраткан кеше, быел нигәдер ашыгусыз яшәргә өйрәнеп барам. Юк, тукталып калу турында сүз була алмый, бары күзләрне киңрәк ачып, дөньялыкның матур, уңай позитив якларын күрергә тырышам.

Мин идеаль булмавымнан читенсенми башладым. Бер карасаң, әллә ни зур ачыш та түгел, тик шулай да мин шуны аңлар өчен бер генә ел түкмәдем. Күпме китап укылган, күпме кеше белән аралашкан, күпме видеоязмалар каралган моның өчен…

Үз өстемдә күбрәк эшләгән саен үземә хөрмәтем арта бара. Әйе, әйе нәкь шулай, мин үземне нинди бар шулай кабул итәм, яратам. Сезгә дә, якыннарым, үткәнгә борылып карамый алга барырга, яратырга, яратылып яшәргә насыйп булсын! Иң мөһиме: үзегезне яратыгыз. Кызлар, бу сүзләр күбрәк сезгә кагыла!
Һәр яшьнең үз матурлыгы бар”, - дип язган Иркә инстаграм сәхифәсендә. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading