16+

Иркә белән Айгөл дуэт оештырган!

"Болгар кызлары" триосы продюсеры, солисты Айгөл Зәйнуллина белән скрипкачы, җырчы Иркә Гайнемөхәммәтова дуэт оештырган. Кызлар дуэтка "Juice" ("Джус") дип исем кушкан.

Иркә белән Айгөл дуэт оештырган!

"Болгар кызлары" триосы продюсеры, солисты Айгөл Зәйнуллина белән скрипкачы, җырчы Иркә Гайнемөхәммәтова дуэт оештырган. Кызлар дуэтка "Juice" ("Джус") дип исем кушкан.

- Айгөл белән дуэт оештыру идеясе икебездә дә күптәннән бар иде. Гомумән, идеяләр күп инде ул. Бервакыт безне никахта чыгыш ясарга чакырдылар. Уртак чыгышларыбыз шуннан башланып китте. Дуэтның рәсми туган көнен 15 август дип билгеләдек. Исемгә килгәндә, инглиз теленнән тәрҗемә иткәндә, "Juice" сүзе "сок" дигәнне аңлата. Ягъни тәмле, "сочный" дуэт, - дип сөйләде Иркә. 

Кызларның икесе дә - зур тәҗрибәле профессионал. Айгөл - пианинода, Иркә скрипкада уйный. Моннан тыш, кызларның җырлау осталыгы да гаҗәеп. Айгөл дә, Иркә дә кечкенәдән сәхнәдә үскән. "Туганнан бирле иҗатта кайныйбыз. Телибез икән - җырлыйбыз, телибез икән - уйныйбыз. Миңа Айгөл белән эшләве бик җайлы һәм рәхәт", - ди Иркә. 

Эльвира ШАКИРОВА

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading