Шәһри Казан

Иркә: «Иреңне кызың алып китәр әле», – дип куркыттылар»

Узган атнада ТМТVда «Сер булып калсын» тапшыруында Иркә күп серләре белән бүлеште. Коллегалары белән булган мөнәсәбәтләре, эстрададагы дуслык турында да серләрне сөйләп бирде.

– Ничек инде эстрадада дуслык булсын? Көчле көндәшлек заманында кем бер-берсенә сөенсен? «О, бу районга Иркә концертлары белән килә икән, урра!» – дип кем әйтсен?! Хәтта Инстаграмдагы начар комментарийларны да бер-берсенә җырчылар үзләре яза. Əйе, гади тамашачыга ул әйбер белән шөгыльләнү нәрсәгә кирәк?! Ə эшсезлектән интеккән җырчылар күп. Минем ул комментарийларны язу түгел, хәтта үземә язганнарны да укырга вакытым юк.

Реклама

Баксаң, Иркә белән Əлфинә Əзһамованың мөнәсәбәтләре начар икән...

– Артур белән яңа гына өйләнешкән вакытыбыз, мәхәббәттән хуш югалтып йөргән чаклар... Гастрольләрдән кайтып киләбез, автобус тулы кеше – артистлар! Шулар алдында Əлфинә Əзһамова миңа: «Кара, иреңне кызың алып китәр әле», – диде. Миңа аның сүзләре шок булды. Үзе ике бала анасы булган хатын-кыз минем нарасыем турында ничек шундый пычрак сүзләр әйтә ала?! Аның ни эше бар?! Бик авыр булды бу сүзләр миңа. Кешегә үпкә тотырга ярамаса да, мин аны кичерә алмадым.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (4)
Осталось символов:
  • 3 декабрь 2019 - 10:54
    Без имени
    Ничек негатив уйларга эни кеше буларак , она упустила свою планку , ничек шундый булырга ??? Может у неё старический разум уже ??
  • 28 гыйнвар 2019 - 17:37
    Без имени
    ул сүзгә үпкәләргә кирәкми иде шул кадәр әзме язалар үги ата үги кызын көчләгән дип
  • 14 декабрь 2018 - 13:09
    Без имени
    Хай,жаным 🙄 Эльфинуша фигурасын кайгыртса яушырак булыр иде баксан ✌️😄🤦Кеше тикшереп ятканчы дим 🤦
  • 24 ноябрь 2018 - 13:43
    Без имени
    Дорес эшлэгэн.кешедэ кешенен ни эше бар!!!Узен белми кеше тикшереп