Татарстанның атказанган артисты Иркә әнисе белән “Кайтам инде” җырына дуэт яздырган. Бу җырчының күптәнге теләкләренең берсе булган. Тамашачылар да әниле-кызлы дуэтны югары бәяләгән.
Без Иркә белән хәбәргә чыгып, уртак иҗат җимеше турында тулырак сөйләштек.
– Әни белән бергә җыр яздыру идеясе күптән бар идеме?
– Бу идея, әлбәттә, күптән бар иде. Ун еллар элек әни белән бергә “Балан” дигән җырны яздырдык. Аны да халык үзенчә җылы кабул итте. Ул вакытта популярлыгым азрак булгандыр, дөрес, әнине бөтен кеше дә күреп бетермәде. Хәзер тамашачылар тарафыннан кызыксыну, игътибар артты. Мин инде әни белән икенче җырны тизрәк тә яздыртыр идем, әмма әтиебез якты дөньядан китеп барды. Әни бу югалтуны бик авыр кичерде, әле дә бик сагына. Беркөнне әнигә шалтыраттым, ул: “Бер җыр җырлап йөрим, кара әле синең дә ишеткәнең бардыр аны”, - дип әйтте. “Әни җырла”, – дидем, үзем тиз генә диктофонны куштым. Әлбәттә, бу җырны белә идем. Диктофонга яздырган язмамны аранжировкалар остасы, композитор Илдар Ногмановка җибәрдем. Ул 2-3 көн эчендә аранжировка ясап бирде. Җыр әзер булгач, әнигә “истәлек булып калыр” дип әйтеп, бергә дуэт яздырырга тәкъдим иттем. Әлбәттә, әнигә тавыш яздыру студиясендә бераз уңайсыз, куркыныч булды. Әмма ул булдырды, дулкынлануы тавышта сизелмәде дә.
– Шунда ук ризалаштымы?
– Әни җырларга ярата инде. Гомер буе җырчы булырга хыялланган, кызганыч, хыяллары гына чынга аша алмаган. Авылда сыер савучы булып эшләгән. Анысын сөйләгәнем дә бар. Менә хәзер хыялы соң булса да, чынга аша.
– Әниегезнең тормышын да социаль челтәрләрдә күрсәттегез. Шундый ихлас итеп сөйләде. Бигрәк күп авырлыклар кичкән икән. Бу тарихны ни өчен иртәрәк күрсәтмәдегез?
– Дөрес, элек социаль челтәргә күбрәк кызым Айсылу белән бергә элемтәгә чыга идек. Быел ул укуын тәмамлый, диплом яклыйсы бар. Кызымны бик борчымаска тырышам. Болай да ул минем эшем белән дә шөгыльләнә. Гомумән, соңгы ярты елда тормышыбызда төрле вакыйгалар булды. Социаль челтәрләр онытылды бераз. Яңа ел бәйрәмнәрендә ялга кайткач, әни белән озак, тәмләп кенә сөйләшеп утырдык. Кызык итеп сөйләгәч, тамашачыларым белән дә уртаклашырга уйладым. Социаль челтәргә берничә мизгелен генә керттем әле. Без һәр кайткан саен шулай рәхәтләнеп сөйләшеп утырырга тырышабыз. Элек булган хәлләрне, әтине искә алабыз. Балалар да яныбызга тезелешеп утырып, безне тыңлый. Аларга инде ул кызык әкият кебек тә тоела. Хәзерге заманны әти-әниләрнең яшь чаклары белән чагыштырырлык та түгел. Әмма әни беркайчанда авыр тормышта яшәдек дип әйтми. Алар юклык заманында да күңел хөрлеген югалтмыйча, гади генә әйбергә сөенеп яшәгәннәр. Әни белән бер чор кешеләре тормышның тәмен, ямен белгәннәр. Сүз уңаеннан, әнинең тормыш турында сөйләвенә дә күп кайтавазлар килде. Өлкән яшьтәге ханымнар, абыйлар белән беррәттән яшьләр дә: “Безнең әбинең дә язмышы шундый булган”, – дип язды. Ярты көн шул хәбәрләргә җавап биреп утырдым. Үземне вакыт буенча сәяхәт итеп, шул елларга әйләнеп кайткан итеп тойдым.
– Әниегез белән холыкларыгыз охшашмы?
– Тавыш тембрында охшашлыклар бардыр. Ә холыкларыбыз бөтенләй охшамаган. Холкым да, тормышка карашым да күбрәк әтинекенә охшаш булды. Әнигә сокланып карыйм, ул миннән мең, миллион тапкыр яхшырак. Ничек булса да, әни – изге кеше, аннан да якын, матур кеше дөньяда юктыр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар