Җырчы берничә көн элек мунчада кайнар суга пешеп, хастаханәгә эләккән иде.
Җырчы Ильнат Фәрхуллин мунчада ялгыш өстенә кайнар су түгеп, хастаханәгә эләккән иде. Бүген җырчы хәле турында язган.
"Алга таба әкрен генә атлыйбыз, Аллага шөкер. Авыртуны баса торган дарулар инде кадатмыйм. Иртәнге 6 дан төнге 12 гә кадәр система куялар. Уколлар күп.
Палатада үзем генә, кеше белән торып та булмас иде. Чөнки ярымшәрә ятарга кирәк.
Су җыелып кабарган шешләр әкренләп тишеләләр, тән кибә башлады. Бүгеннән сырганак мае сөртә башларга куштылар. Тирән яра булган җирләргә "Фурацилин".
Барыгызның да киңәшләрен укып барам. Дөрестән дә җиңел әйбер түгел. Шулай язгандыр инде. Моны гына җиңеп чыгарбыз, Алла бирсә.
Төрле комментарийлар бар. Кайберләрен аңлап бетермим. Кемдер пиар ди, исерек булган... Кемдер намазга өнди һәм башкалар. Пиар ясар өчен кеше өстенә кайнап торган су түкми инде. Бу очраклылык.
Һәр кешенең үз фикере, дөрес дип тапсалар - язсыннар. Минем өчен кайгыручылар да бик күп. Борчылмагыз, бар да яхшы булачак! Рәхмәт сезгә минем белән булганыгыз өчен",- ди Ильнат.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар
0
0
Илнат,бирешмә!Нык һәм сабыр,түзем бул.Бар да яхшы булыр!!!
0
0
0
0
Исэн сау аякка басарга язсын кеше белсэ сойли - белмэсэ сойли....... доресме ул - ялганмы.....кеше сузенэ карап узенне - узен ашама. Без синен белэн
0
0
0
0
Кемнен кунеле нинди уеда шундый була. Аллах сакласын. Исэн-сау бул энем. Кеше сузенэ карама. Ин мохиме иманын нык булсын.
0
0
1
0
Исән-сау терелергә булсын.Күз тигәндер сиңа .Алда уңышлар,бәхетле бул.Без сине бик хөрмәт итәбез. Сәламәтлек телибез.
0
0