16+

"Казан егетләре" Татарстан районнарына багышланган 43 җыр әзерли!

“Казан егетләре” төркеме грандиоз проект өстендә эшли. Егетләр Татарстанның һәр районы турында җыр яздырырга һәм ул җырларны җыентыкка тупларга ниятли.

"Казан егетләре" Татарстан районнарына багышланган 43 җыр әзерли!

“Казан егетләре” төркеме грандиоз проект өстендә эшли. Егетләр Татарстанның һәр районы турында җыр яздырырга һәм ул җырларны җыентыкка тупларга ниятли.

“Казан егетләре” төркеменең продюсеры Рафаэль Мәҗитов ТР Мәдәният министрлыгына ТАССРның 100 еллыгына багышланган проект тәкъдим иткән. Проектның асылы - Татарстандагы һәр районның үз җырын булдырып, аларны бер җыентыкка туплау. Әлеге идея ТР Мәдәният министрлыгы белән берлектә тормышка ашырыла. 

1996 елда оешкан “Казан егетләре” төркеме электән үк Татарстан тормышында актив катнаша. "Әйтик, менә 20 ел инде “И, туган тел” һәм Хәйдәр Бигичев репертуарыннан "Минем Татарстан" җырларын “Казан егетләре” мөһим вакыйгаларда башкара”, - ди Рафаэль Мәҗитов. 

“Кайбер районнарның инде үз җыры булганга күрә, башта һәр районга шалтыратып, җырлары бармы-юкмы икәнен сорашып чыктык. Күп районның җырлары булмавы ачыкланды. Яңа шигырьләр, яңа көйләр язарга туры килде. Бу проектка төрле авторлар җәлеп ителде", - ди егетләр.

Җыентыкта Татарстандагы 43 районга һәм Казан белән Чаллы шәһәрләренә багышланган җырлар туплана. Шулай ук, Эльмира Кәлимуллина, Вил Усманов, Зәринә Хәсәншина, Риваль Хисмәтуллин, Рөстәм Насыйбуллин һәм башка артистлар белән уртак җырлар языла.

Проектны тәкъдим итү чарасын зурлап үткәрергә җыеналар. 

Моның белән беррәттән егетләр яңа җырлар яздыру белән дә шөгыльләнә, яңа сезонга әзерләнә. Ә моңа кадәр булган җырлар исә яңадан яздырылачак.

Билгеле булганча, “Казан егетләре” составында үзгәрешләр булды. Бүген төркемдә Айдар Әгъләмов, Айсаф Хаҗиев, Радик Шәрәфиев, Илназ Инсафов эшли.

Егетләргә иҗади уңышлар, яңа үрләр телибез!

Эльвира ШАКИРОВА

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading