16+

“Казан егетләре” төркеменең элеккеге җырчылары яңадан бергә чыгыш ясый

Артур Минһаҗев, Марат Галимов, Вәли Фазлыйәхмәтов – “Казан егетләре” төркеменең “алтын” составы 30 март көнне янәдән бер сәхнәдә җыелачак.

“Казан егетләре” төркеменең элеккеге җырчылары яңадан бергә чыгыш ясый

Артур Минһаҗев, Марат Галимов, Вәли Фазлыйәхмәтов – “Казан егетләре” төркеменең “алтын” составы 30 март көнне янәдән бер сәхнәдә җыелачак.

Сәбәбе дә бар – Татарстанның атказанган артисты Артур Минһаҗев 50 яшьлек юбилее уңаеннан “Сәйдәш” мәдәният үзәгендә зур концерт оештыра. Монда ул күп еллар сәхнәдә бергә эшләгән дусларын, иң якын кешеләрен җыя.

Журналистлар белән очрашуда егетләр яшьлек елларын искә алды, булачак концертның әз генә булса да серләрен чиште. 
Егетләргә карап торсаң, төркем таралып, 15 ел вакыт узмаган да диярсең – күзләре янып, энергияләре ташып тора. Бергә эшләгән еллары турында шулкадәр яратып, сагынып сөйлиләр. 

– “Казан егетләре” исеме-бренды белән без 1997 елда эшли башладык. Әле генә шикелле, барысы да истә. Мин әлеге төркемгә, бергә эшләгән егетләргә бик рәхмәтле. Бу төркемдә эшләмәгән булсам, бүгенге Артур булмас та идем идем, мөгаен. Без егетләр белән әле дә дус, аралашып торабыз, – дип искә алды Артур Минһаҗев. 

Вәли Фазлыйәхмәтов та үзенең төркемгә килү тарихын искә төшереп үтте. 
– Мин төркемгә килгәндә бик яшь идем, матур киенергә ярата идем. Шуңа мин килгәч, төркемдә стиль ягыннан үзгәрешләр барлыкка килде. Дизайнерлар, стилистлар белән эшли башладык, – ди Вәли. 

“Казан егетләре” төркеме әлеге составта 2009 елга кадәр чыгыш ясый.  Башта төркемнән Азат (дүртенче солист) белән Вәли дин юлына керү сәбәпле аерылып чыга. 
– Соңрак без Артур белән дуэт буларак чыгыш ясый башладык, – дип хатирәләргә бирелеп алды Татарстанның атказанган артисты Марат Галимов. Нәтиҗәдә төркем тарала, һәр кеше үз юлы белән китә.  

Элеккеге “Казан егетләре” төркемен искә төшерсәк, чыннан да, әлеге состав аның иң популяр вакыты булгандыр, мөгаен. Республикада узган зур чаралар алардан башка узмый. Татар дискотекаларында да сәхнәне нәкъ менә “Казан егетләре” кыздыра. Күпме кызны үзләренә гашыйк иткән төркем егетләренең яшьлек җырлары күпләрне сагындыргандыр?!

Һәм менә, ниһаять, алар яңадан бер сәхнәдә без яраткан җырларны башкарырга җыена. Марат Галимов: “Концертта төркемнең популяр җырларыннан булган “Миләүшә”, “Әгәр мине бик сагынсаң”  кебек җырларны ишетеп булачак”, – диде. Классик җырларны да башкарырга ниятлиләр. Хәер, төркемнең кайсы гына җырын искә алсаң да – хит, күпләрнең хәтерендә. Концертта шулай ук Гүзәлия, Карина Җиһаншина, Резедә Шәрәфиева да чыгыш ясарга тиеш. Ә менә хәзерге “Казан егетләре” төркеме концертта булмый. “Бүген без алар белән аралашмыйбыз, концертларда гына күрешәбез, безнең юллар аерым”,  – диде Артур Минһаҗев.  

Сүз уңаеннан, Вәли Фазлыйәхмәтовның, күп кеше уйлаганча, Татарстанның атказанган артисты дигән исеме юк икән, ә Артур Минһаҗев белән Марат Галимовка исә әлеге исем бирелгән.

Чулпан Каюмова.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading