16+

Халидә Бигичева: «Кассадагы бер миллион акчамны иремә калдырып киттем»

Бигичевлар гаиләсендә 12 бала туса да сигезе генә тормышка берегеп үсә. Исәп ягыннан Халидә ханым дүртенчесе... Бүген бертуганнарның алтысы исән-имин. Туган нигезләренә җыйналышып кайткан чакларында, Халидә ханым, егермедән артык булабыз, дип сөенә. Шулайдыр, нәселнең тармакланган саен буыннары ишәя, көчәя! 

Халидә Бигичева: «Кассадагы бер миллион акчамны иремә калдырып киттем»

Бигичевлар гаиләсендә 12 бала туса да сигезе генә тормышка берегеп үсә. Исәп ягыннан Халидә ханым дүртенчесе... Бүген бертуганнарның алтысы исән-имин. Туган нигезләренә җыйналышып кайткан чакларында, Халидә ханым, егермедән артык булабыз, дип сөенә. Шулайдыр, нәселнең тармакланган саен буыннары ишәя, көчәя! 

“Авыл халкы серне соңрак чиште”

Түбән Новгород өлкәсенең Кызыл Октябрь районы Чүмбәли авылындагы төп нигездә үткән балачак еллары, кичкән сынаулары, җырчының бүгенге тормыш-көнкүреше хакында сөйләштек. Дөресрәге, Халидә ханым сөйләде дә сөйләде, ә мин бүлдермәдем...

– Халидә ханым сәнгатебезгә ике олпат җырчы биргән, бик көчле нәсел баласы сез! Геннарыгыз затлы! 
– Мәктәптә укыганда укытучылар безгә: “Сез йә иртәрәк, йә тагын да соңрак туарга тиеш идегез!” – дип әйтәләр иде. Ул чакта сүзләренең мәгънәсен аңламый идем. Шигъри җанлы, тәрбияле, укуга сәләтле, җырларга яраткан моңлы балалар булганга әйткәннәрдерме... Безнең чорда ук авылда ике катлы мәктәп төзеделәр. Ел саен сыйныфлар дүртәр параллель, һәр сыйныфта 30ар бала! Безнең өйдән генә дә бишәү укырга торып китәбез. Дүртебез дә бер тирә, араларыбыз – берәр яшь кенә. 

– Сезнең өй түрендәге бишектә балалар да елап түгел, җырлап үскәннәрдер шикелле, Халидә апа. 
– Тел ачылгач та мыгырдап, көйгә салыбрак сөйләшкәнбез. Мин бигерәк тә: “Хәзер әни самавыр куя, әти килә...” – дип, курчагым белән уйнаганда да сүзләремне җырлабрак әйткәнмен. Мәктәптә укыганда шигырьләрне дә нишләптер көйләп, тизрәк өйрәнә идем. Мәктәптә онытылып китеп, җырлабрак сөйләргә керешсәм: “Халидә, җыр дәресе түгел ич!” – дип көләләр иде... Укытучы Нәфисә апа: “Халидәнең үзенә җайлы икән, сөйләсен!” – дип гел мине яклап килде. Соңыннан әйтте: “Син җырлаганда күңелемә иңгән рәхәтлекне әйтеп тә аңлата алмыйм”, – диде. Ә бит җырла дип бастырсалар җырламый идем мин.

– Хәзерге балаларның холык-фигеле дә, тормышка яраклашып үсүләре дә икенче. Сезнең балачак барыбер үзгә...
– Эшләп үстек. Хәзер бәрәңге бакчасына чыгам да, шаккатып карап торам. Бер башыннан икенче очына тиклем, ничекләр эшкәртеп бетердек икән дим. Хәзер ул кадәр түгел, чирегенә дә бәрәңге утыртмыйбыз бит, җил уйнап тик йөри. Әбиебез бик уңган кеше иде, мәрхүмә. Кишер, чөгендере дә исәпсез, бәрәнгесе – гектар! Кыяр, кәбестәне олы кисмәкләргә тозлый иде әби. 12 кашыкны туендырырга кирәк! Бер әти эшли – комбайн белән трактордан төшмәде дә мәрхүмкәем. Әнинең салган ипиләре! Мәскәүдә кайткан туганнарыбыз махсус әнинең икмәген ашарга дип безгә киләләр иде. Яңа аерткан каймакны шул ипи телеменә ягып чәй эчүләре... Балачакның тәме иреннәрдән гомер буена да китми икән, сеңлем!.. 

– Авыл тәме дә үзгә... 
– Ничәмә еллар читтә яшәгән дәверләрдә дә мин авылдан өзелмәдем, йөрәгем үземнән дә алда йөгереп кайта иде. “Авылга кайттыңмы эшләп билсез каласың, эш бетми, тузаны, пычрагы...” – дип зарланган кешеләргә шаккатам. Белмим, эшләгән саен җаныма рәхәтлек алам. Менә шуңа туып-үскән нигеземне яңарттым да. Искесен ничек тә сипләп, музей итәсе иде... Хәйдәр абыем, дигәч, балачак күз алдына килә. Без беренчеләр – Әхмәт, Хәйдәр, Рәйхана, мин... Гаҗәпләнмә сеңлем, бертуганнарның олысына да исем белән эндәшү гадәте бездә. Эштә дә, өйдә кичләрен концерт куярга керешсәк тә дүрт бала төп көч идек. Хәйдәр абый кыюсыз, аны җырлатуы кыен иде. Үсмер чорына килеп кергән мәле бит, оялгандыр да. Әхмәт хәйләкәр, башлап җибәрә дә, Хәйдәр күтәреп алуга күздән югала. Ә Хәйдәр бер башладымы тиз генә туктый белми, җырлый да җырлый иде, мәрхүмкәем. “Безгә кайчан чират җитәр икән?” – дип чаршау артында кабалануларыбыз!.. Әле бит бер-беребезне халык җырчысы дип игълан итәбез. Казанны тыңлый идек, радиодан ишеткәнбездер.

– Җырчы булу теләге күңелдә шул чакларда ук яралдымы?..
– Күңелгә аның оеткысы туганда ук салынгандыр мөгаен. Ләкин мин тегүчелеккә укыдым. Җырлый-җырлый тегәргә өйрәнүемне күргәч, укытучы яныма килеп: “Син бу һөнәрне дөрес сайламагансың ахрысы” – дигән иде. Дөрес, мәйтәм, әбием тегүче! Әби күрмәгәндә күпме инәләрен сындырдым! Ситсы кисәгеннән курчакка күлмәк тегәсе килә бит! Юк вакыт, әби иркенәергә ирек бирмәде. Хәзер дә өстемә күпчелек үзем тегеп киям, намаз күлмәкләрем дә кулымдагы энә-җептән төшкән. Оныкларыма да, туганнарыма да тегәм. Теккәндә ял итәм мин, җаныма рәхәт. Ялгышып сайлаган һөнәрем түгел иде дә...

– Ләкин күңелдә җырга бөреләнгән мәхәббәт сезне барыбер сәхнәгә алып менгән.
– Безнең яклар Мәскәүгә агыла. Заводта эшләгәндә дә: “Синең урының монда түгел!” – дигән сүзне күп ишеттем. Директор үзе: “Теге зур күзле кыз җырлыймы соң?” – дип, цехка минем җырлаганны тыңларга килә иде. Иң гаҗәбе – рус милләтендәгеләрнең дә: “Үз телеңдә җырла, әле”, – диюе. Безнең моң һәр йөрәккә үтәрлек, сеңлем, көчле, тәэсирле! Зыянлы цехта эшли идем, сәхнәгә чыккач та, заводтан китмәдем әле. Җитәкчелек тә: “Тырышып эшләгән елларыңны юкка чыгарма, лаеклы ялга берничә ел калган икән, ике арада бүленсәң дә, эшләп бетер, хәлеңә керербез, – диделәр. Ә сәхнә юлым... Дустымның туе иде, мәҗлестә җырладым. Равил Кузнецов төркемендәге баянчы мине шунда күргән. “Искитмәле тавыш! Бүгенгәчә хисләнеп йөрим. Үзе җырчы да түгел. Нишләп сәхнәдә җырламый икән?” –дип Равилгә кайтып сөйләгән. Аннары аның белән тагын бер мәҗлестә туры килгәнбез. Әгәр дә Аллаһы Тәгалә насыйп итсә, тормышыңа килә дә керә. Болар телефонымны эзләп таптканнар. Кил дә кил, диләр, җырларга чакырулары икән, ә мин үзләренең чыгышларын тыңлап, бәя бирүемне үтенәләр дип торам. Башта төрле сәбәп таптым, биш-алты мәртәбә ышандырып та бармадым – кыюлыгым җитмәде. “Килеп алабыз”, – дип шалтыраткач кына тәвәкәлләп чыгып киттем. Каршы алдылар. Таныштык. Җырлап күрсәттеләр. Минем сүзне көтәләр. “Үзешчәннәр сәнгате. Ләкин җырларыгыз матур!” – дидем. Сүзләремнән башта аңга килә алмыйча тордылар. Мактавымны көткәннәрдерме, ә мин бит дөресен турыда әйтә торган кеше. Гастрольләр диләр. Әле анда да аңламыйм, үзләренәдер дим. Мине кодалаулары икән. Үзебезнең якларга дип, гастрольләргә чыгарга күндерделәр. Менә шуннан Рәсәйне ничә мәртәбәләр әйләндек икән?

– Тормыш сынауларын кичәргә дә көчегез җиткән, сабыр һәм батыр ханым сез.
– Беренче иремне бик яраттым. Матур яшәдек без. Тормышта тиңнәр идек. Ләкин арабызга кеше керде. Үз бәхетеңне саклар өчен, аны кеше күзеннән эчкәрәк яшерергә, ятлар алдында мактанмаска кирәк икән. Моны икебез дә белмәдек. Эчмәде, тартмады, урамда минем кулны кулыннан җибәрмәде. Тәмле пешерер иде. Җәһәт кенә кер юып элүләре! Кем янында да мин аны, ул мине мактап сөйләде, яратып яшәдек, бәхетле идек... Нәтиҗәсе – кызыкканнар үзенә. Кисәттеләр дә бит, күңелем ышанмады. “Юкны сөйләмәгез!” – дип иремне якладым. Әхмәт абыем 42 яшендә яман шештән китеп баргач, аны җирләп килгәндә мине ялгыз өй каршы алды. Көтеп яшәдемме аны белмим, ләкин аның миңа язган хатларын алып укысам, шкафтагы киемнәрен күреп тә тәгәрәп елый идем. “Җибәр сеңлем. Кирәк дисәң кочагыннан суырып алам. Болай да бозымлы, адымнары җир өстенә тими, монысы артык булыр. Бетерәбез генә. Җаны сезнең белән, тегендә гәүдәсе генә”, – диде бер әби. Кешеләрне өшкереп дәвалаучы ул әбигә дә мин туганыма ияреп кенә барган идем. Улым әтисе белән аралашып үсте. Миннән аерым яши башлагач, мәҗлесләрдә беренче ирем белән күрешә идек. “Картлык көнебездә кабат бергә булабыз, Халидә!” – ди иде. “Юк!” — димәдем, аркылы бер сүз дә әйтмәдем. Теге әби киңәше – шулай булырга тиеш кебек, ризалыгың белән сөйләш, диде, үтәдем. Мәрхүм инде. Туганнарым җирләргә җыелышып киттеләр, мин бүленеп калдым. Анысына ук йөрәгем кушмады. 
Икенче ирем белән дә сынауны хыянәт кулыннан үттем. Бер мәртәбә дә өйләнмәгән, тумышы белән үз ягымнан, күрше район – Сергачныкы. Улымны якын итте. Руслан күңеленә ул үзе юл тапты, тиз дуслаштылар, аларны якынайтыр өчен бер сүз дә әйтмәдем. Русланны гитарада уйнарга өйрәтте. Улым: “Мәктәптә бөтенесе дә әтиле. Безнең гаиләдә дә ир кеше булырга тиеш бит инде.” – дигәч, уйладым-уйладым да ризалыгымны бирдем. Ул көнгә кадәр: “Күпме болай йөреп була инде? Синсез яши алмыйм, өйләнәм”, – дип күп мәртәбәләр яратуын да әйтә килсә дә, төпле карар өчен баламның сүзе җитте. Туганнар да: “Беренче иреңне көтәсеңме? Ул синеке түгел инде, килсә дә, бер өзгәч, ялгарга тырышма!” – диделәр. Тәвәкәлләдем. Миңа да җиңел булып китте. Ялгыз хатынга тормыш тартуы җиңелме соң? Бер бөртек гаебең юк икәнен күрсәләр дә караш та икенче бит әле. Анысын да уйладым. Матур яшәдек. Күп юллар гиздек. Җитәкләшеп күтәрелдек. Икенче иремнең теләге зур иде – туган ягында бергәләп өч катлы йорт җиткердек. Өлешем кермәде дип кем әйтер? Бәлки әле күбрәге минекедер. Мәскәүдәге фатирымның бер өлеше, кассадагы бер миллион акчам, моннан тыш концертта шушы тавышым белән эшләгән уртак керемнәр. Тузан йотып кылган хезмәтем... Барысы да калды. Киемнәремнән тыш бернәрсәгә дә кагылмадым. Ни кадәр зиннәтле савыт-сабалар, җиһазлар... Аларны уйларлык идеме? Кирәкме калган байлык ул мәлдә? Теләсәм бүлеп ала идем, яклаучыларым бик көчле, шаһитларым да җитәрлек. Ләкин вакланмадым. 

– Бәхет иңмәгән ул йортыгызга.
– Кышкы бакча булдырдым, җиһазларның да иң зәвыклесе! Авыл халкы матурлык күрергә дип киләләр иде. Музейдагы сыман карап йөрүләре. Йортны төзеп бетергәч тә ул күзгә күренеп үзгәрде, минеке түгел иде инде. Беркая да китә алмас дигән уй да үсендерде. Болай начар кеше түгел, ләкин була мәлләр, сүзләре белән йөрәкне кисеп рәнҗетергә сәләтле. Ахырдан гафу да үтенә. Ә йорт урыны шөбһәле булып чыкты. Әтисе ул нигездә үзенә кул салган. Әле ул кечкенә чакта ук. Әнисенә укытучы булганлыктан яшәр җир биргәннәр дә алар аннан күченгәннәр. Әтисе нигезен бетерәсе килмәгәнгә урынына ук йорт җиткердек. Әгәр дә алдан белсәм, мин ул нигезне кырыйгарак алыштырткан булыр идем дә, авыл халкы серне соңрак чиште...

Фотолар шәхси архивтан

Язмага реакция белдерегез

50

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading