16+

Хикмәте бар: Фазлыевлар сабыйларына нинди  исем сайлаганнар?

Фазлыевлар бүген балалар табу йортыннан чыга. Өчәүләп: Азат, Алсу һәм Зифа. Әйе, шундый матур татар исеме сайлаган алар кызларына. Моның хакта Азат менә ниләр хәбәр итте.

Хикмәте бар: Фазлыевлар сабыйларына нинди  исем сайлаганнар?

Фазлыевлар бүген балалар табу йортыннан чыга. Өчәүләп: Азат, Алсу һәм Зифа. Әйе, шундый матур татар исеме сайлаган алар кызларына. Моның хакта Азат менә ниләр хәбәр итте.

Фазлыевлар бүген балалар табу йортыннан чыга. Өчәүләп: Азат, Алсу һәм Зифа. Әйе, шундый матур татар исеме сайлаган алар кызларына. Моның хакта Азат хәбәр итте:

"ЗИФА, төкле аягың белән! Синең бәхетле балачак өчен мин барын да эшлиячәкмен!" - дип язган ул.

Ни өчен Зифада тукталганнарын Алсу аңлатып үткән:

"Азатның да, минем дә исемнәр кыска, 4 хәрефле генә. Сезнең киңәшләргә колак салып, кызыбызга да шундый исем сайларга булдык. Сез тәкъдим иткәннәр арасында матур исемнәр бик күп. Сабыебызга туры килгәне - ЗИФА. Зифадагы хәрефләр дә безнең исемнәрдән. З - АЗатта да, АяЗда да, ФаЗлыевта да бар. И - Ильяс. Ф - Фазлыев. А - Азат, Алсу, Аяз.

Котлаулар әле дә килә, рәхмәт. Күп итеп исем вариантлары яздыгыз, рәхмәт. Безнең белән булганыгыз өчен - рәхмәт! Ә кызыбызга ак бәхетләр телим! Зифа, Зифуш, кара чәчле курчагыбыз безнең!", ди гаилә башлыгы.

Фазлыевларны без тагы бер кат тәбриклибез! Бәхетле, тәүфыйлы, сәламәт бала булсын!

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading