16+

Хәния Фәрхи кызы Алия Гәрәева: "Концерт әни үзе дә шунда булган кебек оештырылган"

Казанда Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Хәния Фәрхинең якты истәлегенә багышланган концерт узды. Эстраданың танылган артистлары Хәния апа репертуарындагы җырларны башкарды.

Хәния Фәрхи кызы Алия Гәрәева: "Концерт әни үзе дә шунда булган кебек оештырылган"

Казанда Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Хәния Фәрхинең якты истәлегенә багышланган концерт узды. Эстраданың танылган артистлары Хәния апа репертуарындагы җырларны башкарды.

Хәния апаның кызы Алия Гәрәева белән бертуган сеңлесе Фирүзә Ибатуллина да чыгыш ясады. Легендар “Бәйрәм” ансамбле тулы составта концерт буе сәхнәдә булды.

Билгеле булганча, мәрхүмәнең якты истәлегенә багышланган концертлар ел да уздырыла. Дөрес, быел ул май аенда булырга тиеш иде. Пандемия сәбәпле, сентябрь аена күчерелде. Концерт турында аның оештыручысы, сценаристы һәм режиссеры Раил Нуриев белән сөйләштек.

“Концерт билетлары гыйнвар аенда ук сатуга чыккан иде. Әмма пандемия аркасында 26 мартта сатуны туктатырга мәҗбүр булдык. Ай ярым эчендә 1 мең урынлык залда 480 билет сатылды. Инде алга таба нишләрбез дип курыккан идек. Шөкер, сентябрь аенда күчерү мөмкинлеге булды. Хәния апаның яраткан саннары 7, 17, 57 булганга күрә, 17 сентябрь көнен сайладык. Тамашачыны ничек утыртыбыз дип без дә, “Уникс” хезмәткәрләре дә курыккан иде. Хәния апа да ярдәм итеп торгандыр, күрәсең. Барысы да хәлне аңлап, бер урын ара калдырып, тыныч кына урыннарына урнашты”, - дип сөйләде Раил.

Раил Нуриев Хәния Фәрхи төркемендә 2009-2013 елларда администратор булып эшләгән. “Төркемнән мине Хәния апа үзе җибәрде. Минем киләчәкне кайгыртып, “син монда башка үсә алмыйсың” диде. Әмма без һәрвакыт элемтәдә булдык. Аның мәрхүм булуын ишеткәч тә, шундук өйләренә бардым. Соңгы юлга озату эшләрен дә Гәбделхәй абый белән бергә оештырдык”, - ди Раил.

Концерт шулкадәр һәр өтеренә кадәр уйланып, сәхнәдә Хәния Фәрхинең үзен тоярлык итеп оештырылган. Сәхнәдә зур экраннарда Хәния апаның чыгышлары, клиплары, аның турындагы истәлекләр күрсәтелде. “Тамашачы ничек кабул итәр дип борчылган идем. Тик тамашачы да, артистлар да бик җылы кабул итте. Өч көн элек арабыздан киткән Хәмдүнә апа Тимергалиеваның Хәния апа турындагы матур сүзләрен яздырып өлгерүебез дә гаҗәп”, - диде Раил Нуриев.

Хәния Фәрхинең кызы Алия Гәрәева әнисе репертуарыннан җырлар башкарды. Алия белән концертның икенче көнендә аралашып, хис-кичерешләрен сораштык. “Фирүзә апа белән әни янына зиратка килдек. Концерт бик җылы үтте, оештыручылар әни үзе дә шунда булган кебек оештырган”, - диде ул. 

Алия әнисенең юлын дәвам итәргә теләмәве турында әйткән иде инде. Шулай да бәлки фикере үзгәргәндер дип, кабат бу сорауны үзенә юлладык. “Гаилә белән сәхнә тормышын бергә алып бару авыр. Ә җырчы булам дисәң, барысыннан да яхшырак булу өчен тырышырга кирәк. Мин – максималист. Хәзерге вакытта үземне гаиләмә багышлыйм. Артист тормышы рәхәт тә, авыр да, ләкин ул минем өчен түгел”, - диде Алия.

Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариева: “Концерт бик җылы форматта үтте. Мин аны башкача күз алдына да китерә алмыйм. Кеше үзе нинди, аннан соң да шундый эзе кала, дигән фикердә мин. Хәния апа исән булмаса да, аның ихласлыгы, җылылыгы, гадилеге һәрбер җирдә – сәхнә артында, залда, сәхнәдә чагылды. Гримеркада Фирүзә апаны күргәч, каз тәннәрем чыгып еладым, күз яшьләре үзеннән-үзе тәгәрәде. Арабызда Хәния апа утырган кебек булды. Аның сөйләшүе, көлүе, күз карашларына кадәр Хәния апага бик охшаган. Аллага шөкер, Фирүзә апа бар дип сөендем. Оештыручыларга, коллегаларыма, аеруча Хәния апаның администраторы Раилгә зур рәхмәт. Пандемия вакытында күпме каршылыклар булса да, оештырып чыктылар. Хәния апабызның рухы шат, урыны оҗмахта булсын. Ул һәрвакыт безнең арабызда”.

Татар эстрадасының танылган артисты Илсөя Бәдретдинова: “Искиткеч матур уйланылган концерт булды. Оештырган кешеләргә мең рәхмәт! Мондый форматтагы концертны беренче тапкыр күрдем. Хәния апа башыннан ахырына кадәр концертны экраннан үзе “алып барды”. Үзе башлады, матур итеп, үзе генә белгәнчә, бөтен халыкны берләштереп, барысына ярату, хөрмәт сүзләре җиткереп үзе тәмамлады. Зал белән бергә нык акырып елаган чаклар да, елмаеп куйган мизгелләр дә шактый булды. Чынлап та, бик җанлы, эчкерсез, рәхәт, тәмле концерт булды. Коллегалар да яратып, хөрмәтләп, башка төрле эшләде кебек тоелды. Раилнең дә эше бик күренде. Кызы Алиянең, сеңлесе Фирүзә апаның сәхнәдә җырлаулары күңелгә ятышлы булды. Сәхнәдә бертөрле җылылык булса, сәхнә артында икенче җылылык урнашты. Нәкъ Хәния апаның тавышы белән Фирүзә апа бөтенебезне берләштереп, чәйләр эчереп, җыйнап тотты. Артистлар янында Хәния апаның кызлары Алия белән Алсу ярдәмләшеп йөгереп йөрде. Гәбделхәй абый элеккеге чактагы кебек, без ияләшкәнчә, барыбызны да барлап торды. Хәния апа янәшәбездә кебек булды”.  

17 сентябрьдә Казанда узган концертта 17 артист катнашты. Ә моннан 2 ел элек бер көндә өч шәһәрдә – Казан, Чаллы, Уфада узган концертларда барлыгы 57 артист катнашкан булган.

2021 елның 30 маенда Уфада, 31 маенда Самарада Хәния Фәрхинең якты истәлегенә концертлар узачак.  

Эльвира ШАКИРОВА

Фото авторы: Илнар МИНАЧЕВ

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading