16+

Хәния Фәрхинең “Арала бу газаптан” җырын кем җырларга тиеш?

Кеше китә, җыры кала, диләр. Җырчы арабыздан китсә дә, аның җырлары мәрхүмнең якты истәлеге булып яшәргә тиеш. Соңгы арада Хәния Фәрхинең “Арала бу газаптан” җыры яңа сулыш алды.

Хәния Фәрхинең “Арала бу газаптан” җырын кем җырларга тиеш?

Кеше китә, җыры кала, диләр. Җырчы арабыздан китсә дә, аның җырлары мәрхүмнең якты истәлеге булып яшәргә тиеш. Соңгы арада Хәния Фәрхинең “Арала бу газаптан” җыры яңа сулыш алды.

Хәтерләсәгез, Хәния апа исән чагында ук аны Вадим Захаров башкарды. Күптән түгел җырны Илсөя Бәдретдинова белән Илнур Коләхмәтов дуэт итеп тәкъдим итте. Җырчы Гүзәл Әхмәтова да әлеге композицияне үзенең репертуарына алган. Һәркайсы җырны үзенчә, үз алымнарын кулланып башкара.

Социаль челтәрдә моңа бәйле рәвештә кызу бәхәс купты. Һәр кеше үзенең яраткан җырчысын яклады. Ә кемдер җырның Хәния апа башкаруында гына кабул итүен белдерде. Анысы аңлашыла да, чөнки җырны кем беренче башкара, шулай күңелгә кереп кала. Заманында “Арала бу газаптан” җырын Хәния Фәрхи Газинур Фарукшин белән бергә җырлаган иде.

Вадим Захаров, Илсөя Бәдретдинова һәм Гүзәл Әхмәтова бу хакта үзләре ни уйлый икән? Артистлар белән элемтәгә кереп, фикерләрен сораштык.

“Мин бу җырны җырлый башлаганда, Хәния апа исән иде әле. Җыр шулкадәр ошады миңа. “Әһә, бу җырны беркем дә җырламый, Хәния ападан сорыйм әле”, - дидем. Үзеннән рөхсәт сорадым. “Рәхәтләнеп җырла!” - диде Хәния апа. Миндә бу язышу әле дә саклана. Бу 2016 елның 16 сентябре иде. Аннан соң “Арала бу газаптан” җырын башка артистлар да җырлый башлады. Дөресен генә әйткәндә, җырны башкару һәр артистның үз ихтыярында. Ул җырларны башкару тыелмый, тыючы да юк. Мин Илсөянекен дә, Гүзәлнекен дә тыңладым. Профессионал күзлектән караганда, ритм ягыннан дөрес җырламыйлар, хаталар бар. Ләкин һәркемнең үз стиле”, - диде Татарстанның атказанган артисты Вадим Захаров.

Популяр җырчы Илсөя Бәдретдинова да “җыр яшәргә тиеш” дигән фикердә. “Хәния апа киткәннән соң, “Арала бу газаптан” җырын шактый коллегалар башкарды. Аны Вадим Захаров та җырлаган булган. Мин соңыннан гына белдем. Мин дә җырладым, Гүзәл Әхмәтова да җырлаган. Һәркемнең үз башкару стиле, үз алымы. Бу – гадәти күренеш. Җыр җырланырга тиеш. Мин шулай ук Зөһрә апа Шәрифуллина җырларын да бик яратам. Зөһрә апа исән-сау, Аллага шөкер. Заманча карашы өчен үлеп яратам аны. Без гел шалтыратышып торабыз. Мин аның “Сагыну”, “Ачы тау”, “Су буенда учак яна” җырларын җырлыйм. Ул миңа гел киңәшләрен бирә, “җыр югалырга тиеш түгел” дип әйтә. Минем җырларны да җырлап маташалар, мин моңа шатланам гына. Килер бер көн, дөнья йөзеннән мин китеп барырмын. “Илсөя Бәдретдинова дигән кеше дә бар иде бит”, - дип искә алып, җырларымны җырлый башларлар. Җыр яшәргә тиеш”, - ди Илсөя.

Игътибар иткәнегез бардыр, бездә кеше җырын җырласаң, халык шундук чукып ата. Янәсе, аның кебек булырга әле сиңа. Гүзәл Әхмәтовага да: “Хәния апага җитмисең”, - дип яздылар. Ә ул: “Минем җитәсем дә килми. Хәния апага мин генә түгел, беребез дә җитә алмый”, - ди.

“Гадәттә, җырны башка мәйданга урнаштыру өчен артларыннан сорап йөрергә кирәк. Бу юлы сорамаган килеш җыр бик тиз арада таралды. Бу җырны Хәния апа башкаруында яз айларында бер телеканалда күргәч, бик озак уйланып утырдым. Хәния апа бик иртә китте. Мин аны кеше буларак та, җырчы буларак та бик ярата һәм соклана идем. Ул бервакытта да беркемне дә тиргәмәде, “чәйнәмәде”. Шул моңсуланып утырган төнне төш күрдем. Имеш, Хәния апа яныма килеп утырып, чәчемнән сыйпады. “Арала бу газаптан” җыры күптәннән ошый, җырлыйсым килеп йөри иде. Апрель аенда төркемем белән уйлаштык та, август аенда яздырырга булдык. Тик һаман кичектерелде. Илсөя дә бу җырны яздырган. Аның башкаруында миңа бик ошады. Тик мин дә башлаган эшне ахырына җиткерергә теләдем, бу җырны җырларга теләдем. Соңга калып булса да, чыгардым”, - ди Башкортстанның атказанган артисты Гүзәл Әхмәтова.

“Кемдер бик җылы кабул итте, кемдер ошатмады. “Җырны бозгансың”, “Илсөянеке синекеннән матуррак”, - диючеләр булды. Үзем шәхсән укып бармасам да, фан төркемем җиткерде. Шуны әйтәсем килә: бөтен кешегә дә ярап булмый. Ничә кеше булса, шулкадәр фикер. Тәнкыйть сүзләренә бер дә ачуланмыйм. Андый сүзләр дә кирәк. Гел мактап кына торсалар, эшләми башлыйсың. Барысын да кабул итәм. Бу җырны күңелем кушканча, үземчә җырладым. Бер дә үкенмим. Аллага шөкер, җыр репертуарыма керде. Тыңлыйсы килгән кеше минем башкаруымда тыңласын. Кемгәдер Илсөя белән Илнур җырлавы ошый икән, сүзем юк. Гадәттә, җырны кем беренче башкарган, колакка ничек кереп калган, шулай истә кала. Шуңа да ул Хәния апа башкаруында якынрак кабул ителер. Әйтик, минем “Сау булыгыз, ак каеннар” җырын кем генә башкармады. “Гүзәлнең җырын җырламагыз”, - дип язучылар күп булды. Мин моның белән килешәм. Тик минем дә Хәния апаның җырын җырлыйсым килә”, - ди Гүзәл.

“Ул – мәңгелек. Аның исеменә тимәсеннәр иде, урыны җәннәттә булсын иде. Без барыбыз да кешеләр. Авыр сүз язганчы, уйласыннар иде. Ул да кеше, без дә кеше. Һәрбер кеше үз урынында. Илсөя дә “Хәния апаны уздырам” дип җырламагандыр, хөрмәт итеп җырлагандыр. Мин дә аның якты истәлегенә багышлап, җырлары үлмәсен, мәңгелек булсын дип җырладым”, - диде Гүзәл Әхмәтова.

Эльвира ШАКИРОВА

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Гузал Ахматова

    • аватар Без имени

      0

      0

      Безнен татарда электэн ук жырларны торле артистлар башкарды.Шулай жырнын асылы ачыла гына бара хэм халык жырына да эйлэнеп китэ кайбер жырлар.Жырны халык жырласа ,ул жыр мэнге онытылмый.Жырласыннар.

      Мөһим

      loading