Шәһри Казан

Хәйретдиновлар балаларына үзенчәлекле сюрприз ясаган

Җырлы гаилә Рамилә һәм Рамил Хәйретдиновлар Дубайда ял итә. Бу юлы алар ялга үзләре генә түгел, балалары белән барырга булган.

“Яңа ел бәйрәмнәрендә ял итә алмаган идек, яз-җәй сезоны алдыннан ял итеп кайтырга булдык. Былтыр үзебез генә бардык. Бик ошагач быел балаларга да Дубайны күрсәтергә теләдек. Юлламаны, гадәттәгечә, өч көн алдан гына сатып алдык”, - ди Рамил.

Реклама

Шуны да әйтергә кирәк, бүген - 9 февраль көнне Хәйретдиновларның кызлары Әминәгә 10 яшь тулды. Әминәне без дә котлыйбыз, сәламәт һәм бәхетле булып үсүен телибез! 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: