16+

Композитор Илдус Дәүләнов: «Хит җырларның бөтен сере - уңышлы иҗади тандемда»

Соңгы арада татар эстрадасында хит булып яңгыраган җырларның башкаручылары - Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов. Җәй ахырында халык «Нигә генә» җырын бертуктаусыз тыңлаган булса, хәзер алар «Мәхәббәттә яшәгез» җырына күчте. Баксаң, әлеге ике җырның да авторы бер икән, Уфада яшәп иҗат итүче Илдус Дәүләнов.

- Илдус, хәерле көн! «Нигә генә» белән «Мәхәббәттә яшәгез» җырларының уңыш сере нәрсәдә?
- Уңышлы иҗадый тандемда. Без бер-беребезне таптык, ярты сүздән аңладык һәм шундук эшкә керештек.

- Гүзәл һәм Илдар белән моңынчы таныш түгел идегезме?
- Юк. Аларның иҗатын күптән күзәтеп беләм. Əмма татар эстрадасының локомотивы булып торган әлеге пар белән эшләве шулкадәр җиңел булыр дип күз алдына да китерә алмый идем. Чөнки башка музыкантлардан аларның җырга карата үтә дә таләпчән икәнен ишеткәнем булды.
Алар гына түгел, мин үзем дә таләпчән кеше. «Нигә генә» җырын башта ике шәһәрдә: алар - Казанда, мин Уфада килеш яздырмакчы идек, әмма барып чыкмады. Ике дә уйламый Казанга юл тоттым. Берьюлы җырның башкорт телендәге версиясен дә яздырдык. Җирле радиодан хәзер гел аны сорап, студиягә шалтыраталар икән.

Ə дуэт җырга килгәндә, ул күптән иҗат ителгән иде. Тик менә ул мин белгән бер парга да килешми иде. Гүзәл белән Илдар башкаруында ул бигрәк тә илаһи җыр булып чыкты.

Ике җырның да сүз авторлары бер - Гөлфия Шакирова. Күпме эшлибез, тик әлегә күрешеп танышкан юк, телефон аша гына аралашабыз. Җырларның популяр булуында, шундук халыкның хәтерендә калуында аның да өлеше зур.
Тагы да кабатлап әйтәм, бар уңыш - безнең бердәм һәм уңышлы иҗадый тандемда. Алга таба да шулай эшләргә язсын!
 
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

7

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading