Шәһри Казан

"КунакБит ШоУ" тапшыруы алып баручысы Алисә Җамалиева әни булды!

“Мәйдан” каналында “КунакБит ШоУ” тапшыруын алып баручы Алисә Җамалиева икенче тапкыр әни булды! 

“7 июнь көнне Казанның 1нче бала тудыру йортында кызыбыз дөньяга килде. Баланы кесарев кисеме белән таптым. Хәлебез яхшы, Аллаһка шөкер. Авырлыгы - 3540 грамм, буе - 54 см. Олы кызыбыз Раянага нәкъ бер айдан 5 яшь тула, Аллаһы боерса. Ул 2016 елның 7 июлендә туды”, - дип сөйләде безгә Алисә.

“Исем буенча берничә вариант бар, тик уртак фикергә килмәдек әле”, - диде ул. Шуны да әйтергә кирәк, тиздән, 11 июньдә Алисәнең дә туган көне булачак.

Реклама

Алисәне икенче тапкыр әни булуы белән чын күңелдән котлыйбыз, сәламәтлек һәм гаилә бәхете телибез!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: