16+

"КунакБит ШоУ" тапшыруы бетә?

“Мәйдан” каналында “КунакБит ШоУ” тапшыруын алып баручы Алисә Җамалиева бәби алып кайтырга әзерләнә. Моңа бәйле рәвештә халык арасында “Алисә ялга китә, “КунакБит ШоУ” бетә икән” дигән сүзләр ишетелә башлады.  Имеш-мимешләрне тарату өчен Алисәнең үзе белән элемтәгә кердек.

"КунакБит ШоУ" тапшыруы бетә?

“Мәйдан” каналында “КунакБит ШоУ” тапшыруын алып баручы Алисә Җамалиева бәби алып кайтырга әзерләнә. Моңа бәйле рәвештә халык арасында “Алисә ялга китә, “КунакБит ШоУ” бетә икән” дигән сүзләр ишетелә башлады.  Имеш-мимешләрне тарату өчен Алисәнең үзе белән элемтәгә кердек.

- Алисә, “КунакБит ШоУ” тапшыруына ничек килгән идең?

- Мине “Мәйдан” каналына яңа проектка алып баручы итеп чакырдылар. “Мәйдан”ның креатив командасы белән бергәләп проектның идеясен уйлап аны тормышка ашырдык. Үзенчәлекле, моңарчы беркайда да булмаган, яңа һәм заманча форматлы тапшыру барлыкка килде. Исеме дә гадәти түгел. Халык бик ошатты. Мин дә тәҗрибә туплый башладым, җитәкчем дә рухландыра, төрле идеяләр белән тапшыруны тулыландыра. Командабыз бик көчле!

- Артистлар тапшыруга килергә чират тора, диләр. Популярлыкның сере нидә? 

- Тапшыру башка тапшырулардан үзенең форматы белән аерыла дисәк тә була. Монда гадәти генә интервью түгел. Без кунакларның логик фикерләү рәвешен сыныйбыз, аң-фәһем дәрәҗәсен тикшерәбез, иҗаттан тыш ни белән шөгыльләнүләрен дә белергә тырышабыз, үз өсләрендә эшлиләрме - шуны да ачыклыйбыз. Уеннар вакытында аларның реакцияләрен, тизлекләрен дә күрәбез. Күп очракта без тәкъдим иткән уеннар - кунакларбыз өчен үзенә күрә бер «челендж». Тик шуңа да карамастан, алар ризалашып, рәхәтләнеп уйнап, үзләрен сыныйлар. Кунаклар белән аралашу тамашачыны ялыктырмасын өчен җырчыларыбызны сәхнәбездә дә җырлатып, безне караучы аудиториягә сәхнә клибы тәкъдим итәбез. 

- Сәхнә клиплары тапшырудан тыш та күрсәтеләме?

- Әлбәттә. Артистларның репертуары зур, ә клиплары бик аз. “Мәйдан” исә артистларга клиплар санын арттырырга, видеорепертуарны баетырга ярдәм итә. Шул ук вакытта “Мәйдан”ның да архивы киңәя.

- Тапшыру дәвамлы булачакмы? 

- “КунакБит ШоУ” тапшыруы Аллаһы боерса дәвамлы булыр диеп планлаштырабыз, чөнки әле безнең тапшыруга килергә өлгермәгән җырчылар шактый, шул исәптән инде икенче тапкыр килергә теләүчеләр дә бар. Тапшыру бер сәгатьлек кенә булса да, анда зур саллы хезмәт ята.

- Бәби кайчан туачак?

- Җәй башында, Аллаһы боерса.

- Бала тугач та, озак ял итәргә җыенасыңмы?

- Исән-сау гына икенче баламны алып кайткач та, көндәлек режимны җайлап кына тапшырудагы эшчәнлекне дәвам итәргә исәп. Бүгенге көндә мин инде официаль рәвештә декрет ялында булсам да, без төшерү эшләрен туктатмадык, яңа тапшырулар эшләүне дәвам итәбез. Иң мөһиме - исәнлек булсын, Ходай ярдәменнән ташламасын.

"Мәйдан" каналы тапшырулары -  биредә.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading