16+

Лэйна: “Төрлесе булды: аерылышулар һәм җавапсыз мәхәббәт тә...”

"Малай на белом барсе” җыры белән танылган җырчы Лэйна белән күрештек. Дөресен әйтим, бу чибәркәйнең татар телендә иркен һәм чиста аралашуына сокландым. Баксаң, ул тумышы белән Кукмарадан икән.

Лэйна: “Төрлесе булды: аерылышулар һәм җавапсыз мәхәббәт тә...”

"Малай на белом барсе” җыры белән танылган җырчы Лэйна белән күрештек. Дөресен әйтим, бу чибәркәйнең татар телендә иркен һәм чиста аралашуына сокландым. Баксаң, ул тумышы белән Кукмарадан икән.

- Лэйна, ни өчен сәхнәгә үз исемең белән чыкмадың?

- Минем чын исемемне йөрткән артистлар татар эстрадасында бар инде. Җырны Интернет киңлегендә эзләргә җайлы булсын өчен үзенчәлекле псевдоним уйлап чыгарырга булдык. Мин аны әниемнең исеменә туры китереп сайладым. Әнием Ләйлә исемле. Ул хәзер үзе дә мине Лэйна дип йөртә. Әти-әни кушкан исемем белән сирәк кенә булса да өйдә эндәшәләр миңа.

- Белемең буенча син – кино һәм театр актрисасы. Театрда уйнаганың булдымы?

- Җыр һәм бию белән шөгыльләндем. Ике һөнәрне бергә алып бару өчен театр артисты булырга теләдем. Өстәвенә бизәнү белән дә мавыгам. Ә театрда грим сала белү дә кирәк. Казан театр училищесын тәмамладым. Безне К.Тинчурин театры артистлары Резидә Сәлахова, Зөлфәт Закиров, театр режиссеры Резидә Гарипова укытты. Югары белемем юк, быел укырга керергә исәп, Аллаһы теләсә. Г.Камал театрының кече сәхнәсендә уйнаганым бар. Практика К.Тинчурин театрында узгач, андагы спектакльләрдә дә уйнадык. Дөрес, студентларга төп рольләр бирмиләр, массовкада катнаштык. Г.Камал театрында берәр спектакльдә уйнарга хыялланам. Чакырсалар, шундук ризалашыр идем. 

- "Малай на белом барсе” җыры ничек барлыкка килде?

- Җырның сүзләрен үзем яздым. Дөрес, продюсер кайбер урыннарын үзгәртте. Кушымтасын бергә яздык. Бу җырны өйрәнгәндә, яздырганда, барслар төшләремә керә иде. Телдә һаман шул җыр әйләнде. Башымнан һич чыкмады. Продюсер: "Синең башыңда булгач, башкаларга да керәчәк", - диде. "Малай на белом барсе" - беренче җырым түгел, әмма ул мине таныткан җыр. Ул җыр чыкканчы, мин инде бер ел командам белән эшләп, беренче җыентыгымны чыгарган идем. "Малай на белом барсе” җырыннан соң, күпләр Татарстан турында җырлый башлады. Рус теле белән татар телен кушып җырлаучылар да артты. 

- Синең турында “ярдәм итүчеләре бар” дип сөйлиләр...

- Татарстан турында җырлагач, шулай сөйлиләрдер инде. Чынлап та, җыр Татарстанның бөтен сәхифәләрендә чыкты. Туганнар арасында "зур" кешеләр, депутатлар юк. Әти-әнием дә гади кешеләр, алар минем артист булуыма бөтенләй каршы иде.

- "Малай на белом барсе"ның дәвамы булачакмы?

- Юктыр, мөгаен. Мин хәзер татар җырларына өстенлек бирергә телим. Рус телендә бик күп җырлар иҗат ителде. Хәтта рус эстрадасына керергә исәп бар иде. Ләкин Татарстанда бер җыр белән генә чикләнергә теләмәдек. Татар телендә җырлар эзләгән мәлдә юлымда Гүзәлияне очраттым. Хәзер Татарстанны яуларга исәп, Алла теләсә.

- Гүзәлия җырчыларны сайлап кына ала. Синең белән эшләргә ничек риза булды?

- Гүзәлияне Элвин Грей белән җырлаучы артист буларак кына белә идем. Ләкин танышкач, иҗаты белән кызыксына башладым. Беренче күрешүдә ул миңа: "Синең белән эшләвем әлегә билгеле түгел. Мин бөтен кеше белән дә эшләмим. Башта энергетикаңны карыйм, уйлыйм", - диде. Өйгә кайткач, "Гүзәлия мине ошатса ярар иде" дип теләдем. Озак та үтмәде, ул миңа җыр җибәрде. Безнең хезмәттәшлек менә шулай башланды. 

- Сине сәхнәгә Элвин Грей чыгарган, диләр...

- Элвин Грей чыгармады мине. Ул миңа ярдәм итте, үзе белән Россия буйлап гастрольләргә алып барды. Бер ай дәвамында аның белән бер сәхнәдә җырларга насыйп булды. Мине сәхнәгә продюсерым чыгарды. 

- Продюсер белән килешү кайчан тәмамлана?

- Анысын әйтергә ярамый. Әмма шунысын әйтә алам: 2021 елда эшлибез әле. Килешүнең вакыты төгәлләнгәч тә, хезмәттәшлекне дәвам итәргә телим.

- Сәхнәдә бер генә ел иҗат итсәң дә, инде гастрольләргә чыгып, концертлар куйгансың. 

- Татарстанның 18 шәһәрендә концерт куйдым. Башкортстанга да барырга теләгән идек, әмма пандемия планнарны бозды. Бер ел эшләп, беренче тапкыр гастрольгә чыккан Лэйнаның концертларына халык күп килде, заллар тулы булды. Хәтта кайбер артистлар да шаккатты.

- Ни өчен син концертларда күренмисең?

- Лэйнаны белүчеләр, күрүчеләр бар, тик мине бернинди концертларга да, солянкаларга да чакырмыйлар. Минемчә, премияләрдә "Ел ташкыны", "Ел ачышы" кебек исемгә ия була алыр идем мин. Татар телле радиолар мине күрмәмешкә салыша. Югыйсә репертуарымда татар җырлары да бар, үзем дә татар телендә иркен аралашам. 

- Образың турында да сөйлә әле. Кызгылт чәч, зәңгәр күзләр, кыска итәк...

- Мин һәрвакыт аерылып торырга яраттым. Мәктәптә дә, ансамбльдә дә, училищеда да һәрвакыт лидер булдым. Гомумән, театр училищесында укучылар барысы да үзенчәлекле, хыялый. Зәңгәр күзләр - минем үз төсем. Клипта киеп төшкән сарафан итәгенә бәйләнүчеләр күп булды. Мин аны кыска дип санамыйм. Аның бәясе, беләсезме, күпме иде? Нибары 500 сум! Мин кыйбатлы киемнәр киюне хупламыйм. Киемнең бәясе мөһим түгел. Иң мөһиме - үз-үзең булып калу. Кемгәдер охшарга тырышырга кирәкми. Мине хәзер кызгылт чәчемнән танып эндәшәләр. Җырчы булмасам, мөгаен, дизайнер булыр идем. Россия буйлап үткән гастрольләргә сәхнә киемнәрен үзем сайладым.

- Син кыяфәтең белән җырчы Мәликәгә охшагансың. Бу хакта үзеңә әйткәннәре бармы?

- Кыяфәтемне дә, тавышымны да Мәликәгә охшаталар. Гүзәлия дә энергетика буенча Мәликә белән охшаш булуыбызны әйтте. Мине танылган шәхес белән чагыштыралар икән, миңа бу ошый.

- Татар эстрадасы артистларын тыңлыйсыңмы?

- Тыңларга туры килә. Бер казанда кайныйбыз бит. Социаль челтәрдә мин Гүзәл Уразова, Әнвәр Нургалиев, Илсөя Бәдретдинова, Элвин Грей, Фирдүс Тямаевка язылган. Минемчә, алар - бүгенге көндә тырышып эшли торган максатчан артистлар.

- Лэйнаның сөйгән егете бармы?

- Юк. Әмма чын хисләрнең ни икәнен беләм. Аерылышулар да, җавапсыз мәхәббәт тә - төрлесе булды. 18 яшемдә хәтта кияүгә чыгарга тәкъдим ясадылар. Сөйгән ярым озын буйлы, каты характерлы булсын иде. Һөнәремне аңлау өчен аның иҗат тирәсендәге кеше булуын теләр идем.

- Сине кайда очратырга мөмкин?

- Җәй көне Кабан күле буенда, кыш көне "Черек күл"дә катокта очратып була. Сәүдә үзәкләренә йөрим. 

- Мәскәүдә яши алыр идеңме?

- Юк. Андагы ритм миңа туры килми. Казан - менә дигән шәһәр, йокыга да китмисең, ашыкмыйсың да.


Автор башкаручы, продюсер Гүзәлия: “Моңа кадәр Лэйнаны интернетта күргәнем булды. Хезмәттәшлек итү тәкъдимен аның продюсеры Динар ясады. Очрашып сөйләштек. Бераз уйлаганнан соң ризалаштым. Хезмәттәшлек итү шартлары миңа ошады, мондый форматта эшләгәнем юк иде әле. Биредә мин җыр өчен генә җавап бирәм. Ягъни минем вазыйфам - җырны студиядә музыкант белән бергә яздыру. Аннан соң иҗатны үстерүдә дә ярдәм итәм. Инде беренче нәтиҗәләр дә бар: дүрт җыр иҗат ителде, шуларның икесен яздырдык. Киләчәктә дуэт яздыру планда бар. Минем белән түгел, башка артист белән”.

Эльвира ШАКИРОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading