16+

Әлфинә Әзһамова: «Минем дә акчам юк түгел, әмма ачуым килә...»

– Хәерле көн! Ничек хәлләрегез?

Әлфинә Әзһамова: «Минем дә акчам юк түгел, әмма ачуым килә...»

– Хәерле көн! Ничек хәлләрегез?

– Исәнмесез, бар да яхшы, рәхмәт. Концертларым белән мәш киләм. Əле генә Пермь якларыннан кайттым.

– Концертка халык күп җыеламы? Гомумән, заллар тутыру хәзер бик авыр түгелме?
– Төрле чаклар була. Кайчак шыгырым тулы, кайчак ярты зал була... Əмма кеше килмәде дип, концертны куймый калган булмады. Җырчылар күп дип, өйдә ятып булмый. Үз тамашачым бар, Аллага шөкер. Рәхәтләнеп киләләр. Шунысы кызык: күпме яңа җырларым бар, ә алар концерт башында ук: «Төнге урам»ны җырлагыз әле», – дип язып җибәрәләр.

Бәлки яңа җырларны ротацияләмәгәнгәдер дә. Акчасы күп җырчы көн-төн җырын радио-телевидениедан әйләндерә. Минем дә акчам юк түгел, әмма ачуым килә. Кызык система бит: акча түләмисең икән, төшеп каласың. Аллага шөкер, эстрадада исемем бар, минем җырларны тыңлап бер буын балалар үсте. Əле минем яшьтә – 50не узган кайсы хатын-кыз гастрольләрдә шулай йөри?!..

– Киленегез Индива да сезнең белән гастрольләрдәме?
– Юк, ул бит ГИТИСта укый.

– Укуын тәмамлагач, Казанга кайтачакмы?
– Белмим, әмма мин аның татар эстрадасында боталып йөрүен теләмим. Мәскәүдә үзен тапсын иде. Федераль канал күрсәтә торган фильмда төшүен телим. Ул талантлы бала, күпкырлы. Режессура буенча да бик көчле. Ə эстрадада ул очраклы рәвештә генә җырлый башлады. Ул миңа биюче булып килгән иде бит. Аның үзенең дә җырчы булам дигән максаты юк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

11

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    1

    0

    Элфинэ рэхмэт сезгэ! Жырларынны, узегездэ бик матурсыз.. мин уземэ сезнен жырларны бик яратып- бик телэп тынлыйм. Мина тонге урам жырыгяз бик охшый. Сезгэ тэн сэлэмэтлеге , ижади унышлар хэм бэхет телим..

    Мөһим

    loading