16+

Әлфинә Әзһәмова Индиваның бәби көтү-көтмәве турында: «Аңламыйм, бөтен кешегә дә шулкадәр аларның бәбиләре кирәкмени?»

- Әлфинә ханым, хәерле көн! Ничек хәлләрегез?

Әлфинә Әзһәмова Индиваның бәби көтү-көтмәве турында: «Аңламыйм, бөтен кешегә дә шулкадәр аларның бәбиләре кирәкмени?»

- Әлфинә ханым, хәерле көн! Ничек хәлләрегез?

- Исәнмесез. Бар да яхшы, Аллага шөкер! Яңа сезонга әзерләнәм, җырлар яздырам. Күпме генә җыр әзерләмә, кайда барсаң да, "Төнге урам" белән "Онытмаган"ны сорыйлар. Дөресен генә әйткәндә, үзем аларны җырлап инде ялкып беттем, ә халыкка шул кирәк. Үткәннәрне сагыну, дип атала микән инде бу?!

Дөресен генә әйткәндә, ул җырлар чыкканнан соң бер буын үсеп җитте бит. Шуңа да, күрәсең, мине туйларда чыгыш ясарга еш чакыралар. Кияү белән кәләш минем җырларны тыңлап бала чагын хәтеренә төшерәдер дип уйлыйм.

Костюмнар тектерәм. Мин кечкенә буйлы булгач, әзерне генә алып кия алмыйм. Мин эстрадада иң кечкенә буйлы артист. Буем - 148 см, әле бит яшь барган саен буй "утыра". Геннар шундый, нишләтәсең. Бездә гел кыска буйлы хатын-кызлар.

- Балаларыгыз ни хәлдә?

- Индива белән Ильмирның хәлләре яхшы. Мәскәүдә, Казанда - ике шәһәрдә яшиләр. Улым йөзләгән артистка аранжировка иҗат итә. Əни кеше буларак, аның белән бик горурланам. Музыкаль телеканалларны кабызып, ул эшләгән җырларны тыңлыйм. Бик матур яза. Кайдан шулкадәр илһам аладыр ул?

Индиваның тагы бер ел укуы калды. «Бәби көтәме-юкмы?» - иң популяр сорау. Ул бәби бездән генә торса иде ул.  Еш сорагач, аларның бәбиләре бөтен кешегә дә кирәк икән дип шаккатам.

Тормыш кызык шул: башта кайчан өйләнәсең яисә кияүгә чыгасың дип сорыйлар, аннары - бәби кайчан була, малай туса, «Кыз кайчан алып кайтасыз дип аптыраталар? - ди Әлфинә ханым.

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading