Лилия Шакирова – әлегә күпләр өчен яңа исем. Ләкин бер тапкыр аның җырлавын ишеткән кеше, моңына, тавышына гашыйк булмый калмас, мөгаен.
“Шунысы кызык, кечкенәдән сәхнәдә булсам да, “Тормышымны иҗат белән бәйлим” дигән хыял булмады. Әле дә, зур үскәч, үземнең кем булачагымны әйтә алмыйм (көлә). Диварга килеп терәлгән мәлем, кая барырга, нинди юнәлеш алырга белмим...”, – дип сүзен башлады язмабыз герое Лилия Шакирова.
- Без сине Гүзәл Уразова оештырган кавер-бәйгедә җиңүче буларак танып беләбез. Әйт әле, кем ул Лилия Шакирова?
- Мин – җырчы, бераз гына блогер һәм, гомумән, әни, хатын-кыз. Миңа 29 яшь, үземне белгәннән бирле мин сәхнәгә гашыйк! 2018 елдамы икән 2017 елдамы, төгәл хәтерләмим, Гүзәл Уразова оештырган бәйгедә җиңеп чыктым, әйе. Татнефть Аренада бер сәхнәдә чыгыш ясадык. Ул вакытта кавер-бәйгеләр бик популяр иде. Шулай ук Ришат Төхвәтуллин оештырган бәйгедә дә җиңеп, Уникс концертлар залында беренче тапкыр чыгыш ясадым.
- Әлеге бәйгеләрдә җиңү тормышыңа нинди үзгәрешләр кертте?
- Беренчедән, күп санлы тамашачы каршында чыгыш ясау – минем өчен зур тәҗрибә булды. Ул вакытта мин каверлар яздырып, социаль челтәрләргә куеп йөргән чор, бәйгедә җиңүне иҗатымны бер баскыч югары күтәрү буларак кабул иттем. Сабантуй ише зур чараларда чыгыш ясаганда еш кына: “Сез бит Гүзәл Уразова белән җырлаган кыз”,– дип килеп исәнләшәләр. Социаль челтәрләрдә дә подписчиклар саны артты.
- Музыкаль белемең бармы?
- Югары белемем икътисади юнәлеш буенча. Быел исә Казан дәүләт мәдәният институтына магистр бүлегенә дә укырга керергә планлаштырам, Аллаһ боерса. Мин тумышым белән Марий Эл республикасыннан. 2013 елда КФУның хореография бүлегенә дә укырга кергән идем, вокалга күчәргә өлгермәдем, бер ел укыгач, кияүгә чыктым да, Марий Эльга кире кайтып киттем. Казан белән ул вакытта мөнәсәбәтләребез ничектер кискен башланып китте. Гел кайтасым килде, хәтта сагынып елый идем. Хәзер исә Казанны бик яратам, шуңа биредә яшимдер дә!
- Алга таба үзеңне зур сәхнәдә артист итеп күрәсеңме?
- Иҗатымны күрсеннәр әле, чыгып җырлыйм, дип кенә эш итәсем килми. Миңа калса, иҗат итү өчен ниндидер мәгънә кирәк. Шулай ук финанс якларын да ассызыклап узарга кирәк. Җыр яздыру гына да күпме чыгым таләп итә бит, ә аннары ротация дигән нәрсә дә бар... Аякка ныклап баскач, тормышымны баланска китергәч, бөтен җаным-тәнемне биреп җырлар идем, иҗат итәр идем, дигән зур теләгем бар, әлбәттә. Сәхнәне, тамашачыларны, алар белән аралашуны мин бик яратам. Зур сәхнәгә артист булып чыгасымны төгәл әйтә алмыйм, тик барыбер андый хыял күңел түрендә бардыр инде ул.
- Карьера юлында авыр мизгелләр дә булмый калмагандыр...
- “Минем карьера” дип зурлап әйтә алмыйм, үзем өчен артык зур казанышларым да юк сыман. Финанс ягын әйтеп киттек инде, ул, мөгаен, кыенлыкларның берседер. Икенчедән, авырлыклар гаилә ягыннан килеп чыкты. Ирем һәм аның гаиләсе тарафыннан аңлашылмаучанлыклар булды. Болар барысы да Казанга күченеп килгәч башланды...
- Димәк, син Казанга элеккеге ирең белән күченеп килгән идең, әйеме?
- Әйе, гаиләбез белән күченгән идек, ягъни ирем һәм ике кызыбыз белән. Тормыштагы үзгәрешләр аркасында алар кире кайтып китте, мин Казанда калдым. Башта абыемның фатирында яшәп тордык, хәзер исә үземнеке бар, Аллаһка шөкер.
- Күңел төшенкелегенә бирелгәндә, гадәттә, кешеләр шигырь яза, уйларын ак биткә төшерә. Синең андый чакларың булгалыймы? Гомумән, тормышыңның катлаулы мизгелләрен ничек уздырып җибәрәсең?
- Шигырь язып караганым бар. Ул сәләт әтиемнең әнисеннән – әбидән күчкәндер. Аның хәтта басылып чыккан китаплары да бар. Күңел халәте белән моны берничек тә бәйле дип әйтә алмыйм. Авыр чорларда, проблемалар булган чакта мин сүнәм, иҗаттан читләшәм: җырламыйм, хәтта кешеләр белән сирәк аралашам. Үз-үземә бикләнеп, бу халәттән чыгу юлларын эзлим, психологка мөрәҗәгать итәм. Искәртеп узасым килә, нәкъ менә психолог ярдәмендә генә авыр халәтләрдән чыгарга өйрәнгәнмендер, ниндидер бер баланс белән аякта басып торам. Әлегә исә иҗатым “пауза”да, аңа эчке ресурсларым юк...
- Шәхси тормышыңа да кагылмый узып булмый, Лилия. Элеккеге ирең белән суд юлында йөрисез дип беләм. Ни өчен араларыгыз суынды?
- Бу бер көнлек кенә тарих түгел. Бәлки иҗатка кереп киткәч тә шушы аңлашылмаучанлыклар килеп чыккандыр. Бүгенге көндә балалар әтиләре белән тора. Алар белән күрешү өчен миңа аерым көннәр билгеләнгән, очрашу вакытының сәгате, минуты санаулы. Сүз дә юк, элеккеге ирем – яхшы әти, әмма үрнәк ир түгел... Без гаилә төзер өчен үсеп җитмәгән кешеләр булып чыктык. Бер-беребезгә хөрмәт, булышу кебек нәрсә бездә гомумән булмады, икебез дә бер-беребезгә чит кеше сыман тормыш алып бардык: мин үземчә яшим, ул – үзенчә. Гаиләнең кадерен белеп, мөнәсәбәтләребезне саклап кала алмадык.
- Икегез генә бергә утырып сөйләшү булдымы?
- Икәүдән икәү, башка кешеләрне арага кертми генә сөйләшүләр гомумән булмады. Кызганыч, проблемаларны уртага салып, уртак карарга килгән юк. Әти-әниләр кире кавыштырып карамакчы булды, тик бу сәламәт рәвештә түгел, манипулятив юллар белән.
- Ирең белән ничек таныштыгыз, бер-берегезне яратып өйләнештегезме?
- Мин күп еллар Йошкар-Оланың яшьләр үзәгендә җырладым, үзәк сабантуенда шулай ук чыгыш ясый идем. Миңа 16-17 яшьләр тирәсендә нәкъ менә әлеге милли бәйрәмебездә беренче мәхәббәтемне – элеккеге иремне очраттым. Сәхнәдән җырлап төшкәннән соң энем белән икәүләп, чыгыш ясаган өчен бирелгән талонга туңдырма алырга киттек. Шул чак миңа кемдер эндәште, борылып карасам бер егет басып тора. “Танышырга мөмкинме?” дигәч, уңай җавап кайтардым. Белмим, ничек ризалашканмындыр, үзем дә аңламый калдым (көлә). Шунда ук мөнәсәбәтләр башланып китте. Бер-беребезне бик яратып йөрдек, яратып өйләнештек. Өйләнешү тарихы исә бик кызык кына килеп чыкты. Мөнәсәбәтләргә тәгаен нокта куям дигән көннән соң үземнең йөкле икәнемне белдем. Насыйп эш булгандыр, димен. Балаларыбыз туасы булгандыр...
Без икебез дә мондый хәлләр килеп чыгар дип уйламадык. Аллаһ боерса, икебез генә утырып сөйләшеп, барыбызга да яхшы булган уртак карарга килербез дип өмет итәм. Әлеге мизгелдә мин – күзәтүче позициясендә, чөнки икебез дә сугыш сукмагына бассак, балалар нишләр?!
- Балалар белән мөнәсәбәтләрең нинди, читләшмәделәрме?
- Бүгенге көндә гаилә минем өчен зур урынны алып тора. Хатын-кыз өчен мондый хәлдә булу бик авыр. Әлеге вакытта, мин кызларымның тормышында артык зур роль уйный алмыйм, кызганыч. Бу ситуация аша кешенең йөрәге чын-чынлап физик авырту кичерә алуын аңладым. Сүзләр белән генә хәтта тасвирлый да алмыйм. Иң читене – балаларым тарафыннан ниндидер суыклык сизү... “Минем болай түгел, тегеләй түгел”, – дип елап ятып, тормыш бармый. Үзеңнән башка сине берәү дә бу авыр халәттән тартып чыгара алмый!
- “Йөрәгем бик нык авыртты” дидең, ә тормышың икегә бүленгән вакытны хәтерлисеңме?
- Беренче суд. Беренчедән, балаларны әниләреннән аерып алу минем өчен шок булды. Гомумән, мондый әйбергә ышанмый идем. Мин бит инде, халык телендә әйтсәк, эчмим-тартмыйм, теләсә нишләп йөрмим. Шушы хәл минем тормышымны икегә бүлде, мин моңа ышана алмый йөрдем. Судтан соң ике ай тирәсе дөньядан читләштем. Йокы белән җиңмәкче идем, уянмаска һәм уйламаска тырыштым. Шул көннән соң көчле кешеләр рәтенә күченә башладым. Гәрчә, алай теләмәсәм дә...
- Социаль челтәрләрдә тормышыңның бу өлешенә артык кагылырга теләмәгәнең сизелә...
- Бу хәлләрнең бик азын гына яктыртканмындыр мин. “Син көчле кеше икәнсең, күз яшеңне дә күрсәтмисең”, – дип яза күпләр. Күз яше күрсәтеп, елап утырганнан нәрсә үзгәрә соң?! Социаль челтәрләргә бик каты күңелем тулганда, гаделсезлек белән очрашканда чыгарып алам, әмма гел шушы ситуацияне сөйләп утырасым килми. Беренчедән, моның белән пиар ясыйсым килми. Икенчедән, әлегә социаль челтәрләрне шушы хәлдән булышу юлы буларак кына кулланам. Мин дә тере кеше, хис-кичерешләрем бар, әмма аңа карамастан, башкаларның шәхси чикләренә кермәскә тырышам!
Комментарийлар