- Лилия, хәзер риэлтор булып эшлисең. Ни өчен бу һөнәрне сайладың?
- Риэлтор булып эшләрмен дип уйламаган идем. Менә инде өченче атна эшлим. Бу эшкә мине бик озак чакырдылар, чөнки моңа кадәр сату өлкәсендә эшләү тәҗрибәсе шактый. Җитәкче урынында да эшләдем. Күчемсез милек белән эш иткәч, архитектура буенча алган белем дә бик урынлы булды. Бүгенге көндә теләсә кайсы өлкәдә сату эшчәнлеге актуальлеген югалтмый. Алар арасында риэлтор – иң югары бәяләнүче һөнәр.
- Иҗатка вакытың каламы?
- Әлбәттә, иҗатка вакытым бар. Тик бүгенге көндә җырчыларга сорау юк. Ноябрьдә буласы концерт та булмаячак. Артистларга эш эзләүдән кала, башка чара юк.
Комментарийлар