16+

Лилия Хәйруллина: “Бәлки өч балам өч төрле әтидәндер?”

Татар эстрадасының танылган артисты Лилия Хәйруллина белән әңгәмәнең дәвамын тәкъдим итәбез. "Әти белән әни гел концертта йөргәч, үземне үзем карап, мөстәкыйль булып үстем. Әни мине мәҗбүри рәвештә индивидуаль вокалга йөртте. Ул вакытта җырларга теләк булмаса да, аннары кирәге чыкты", - ди ул.

Лилия Хәйруллина: “Бәлки өч балам өч төрле әтидәндер?”

Татар эстрадасының танылган артисты Лилия Хәйруллина белән әңгәмәнең дәвамын тәкъдим итәбез. "Әти белән әни гел концертта йөргәч, үземне үзем карап, мөстәкыйль булып үстем. Әни мине мәҗбүри рәвештә индивидуаль вокалга йөртте. Ул вакытта җырларга теләк булмаса да, аннары кирәге чыкты", - ди ул.

– Лилия, гаиләдә бердәнбер бала булуыңа әти-әниеңә ачу, үпкә белдергәнең булдымы?

– Кечкенә вакытта әйткәнем булды. Әмма миңа үземә генә беркайчан да күңелсез булмады, һәрвакыт шөгыль таба идем. Энекәш яки сеңелкәш түгел, ә абыем булсын иде дип хыялландым. Үземне яклаучы, саклаучы булуын теләгәнмендер. Абыйлары булган иптәш кызларга кызыгып карый идем. “Башта үзең табып кара, аннары сөйләшербез”, – дип әйтә иде миңа әни. Ә мин аңа, кимендә ике бала табачакмын, дидем. Чынлыкта, ике генә түгел, өчәү булды (көлә). Ләкин балачагымда канәгать булмаган өчен түгел, электән үк гаиләдә өч бала булса, тагын да күңеллерәк буладыр дигән уй кереп калган.

– Өч балаң барлыгын моңа кадәр яшердең. Өченчесе тугач кына сөйләдең...

– Бик күп сорап борчыгач, әйтергә туры килде. Интернетта дөрес булмаган мәгълүмат та чыга башлагач, өч балам барлыгын әйтергә булдым. Төпчеге тугач, социаль челтәрдә: “Бу – өченче улым, исеме Ратмир, калганнарының исемнәре, ничә яшь булуы турында сорамагыз, бу темага кабат әйләнеп кайтмыйм”, – дип аңлатып яздым. Аудиториям белә, мин бу темага аралашмыйм.

– Ни өчен балаларың турында сөйләмисең?

– Өченчесе турында сөйлим, чөнки аның турында мәгълүмат бирергә рөхсәт булды. Балаларның әнисе генә түгел, әтисе дә бар бит әле. Бәлки аларның әтисе каршыдыр? Ничек мин аның сүзеннән чыгып балалар турында сөйлим? Аннан соң “бала хокуклары” дигән төшенчә дә бар. Кайбер кешеләр баласы “тумас борын” аны шәрә килеш фотога төшереп куя. Бәлки бала ул фотоларның җәмәгатьчелеккә чыгуын теләмидер? Минемчә, бу баланың хокукын бозу дип атала. Балалар үскәч, теләсәләр, үзләрен күрсәтерләр.

– Иреңнең шәхси тормышны күрсәтергә каршы булуы аның танылган гаиләдән чыгуы белән бәйлеме?

– Ә нигә әле ирем бар дип уйлыйсыз? Аның турында сөйләгәнем булмады һәм сөйләмәячәкмен дә. Бәлки мин аерылганмындыр? Бәлки өч балам өч төрле әтидәндер? Әгәр шулай була калса да, моннан оялырга кирәкми дип уйлыйм. Язмышың шулай язылган булса, моның бер начарлыгы да юк. Өч бала белән дә яңадан тормышка чыгучылар бар. Һәркем үз бәхетен үзе төзи. Халык арасында болай тиеш, тегеләй тиеш диючеләр, яшәргә өйрәтүчеләр бар. Ничек тиеш һәм дөрес икәнен кем белә соң?

– Шәхси тормышны яшереп яшәү авырмы?

– Күнектем инде. Мактанырга яратмыйм. Миннән еш кына: “Нинди машинада йөрисең?” – дип сорыйлар. Әгәр җавап бирсәм, кешеләр “яхшырак машина алырга акчасы җитмәгән” яки “бигрәк бай икән” дияргә мөмкин.

– Идеаль гаилә бармы ул?

– Минемчә, юк. Һәр кешенең кытыршы яклары була һәм аларга күз йома белергә, бер-береңә яраклашырга, аны кабул итәргә кирәк.

– Кыз бала табу теләге юкмы?

– Беренче баланы көткәндә генә кыз булыр бәлки дип көттем. Ләкин икенчесе белән өченчесен көткәндә барыбер иде. Иң мөһиме – сәламәт булсын дип теләдем. “Кыз кирәк”, – диючеләргә исем китә. Дөньяда нинди генә авыру балалар юк. Бераз киңрәк күзалларга, Аллаһка шөкер итә белергә, сайланмаска кирәк.

– Әтиең Рөстәм абый турында сорамыйча булдыра алмыйм...

– Әти вафат булганда миңа 21 яшь иде. Институтның 4нче курсында укый идем, укуны читтән торып тәмамладым. Әти дә, әби дә күз алдында үлде дисәм дә була. Вафат булган якын кешеләрем турында сөйләргә бик авыр. Әтине югалтуны авыр кичердем. Әмма һәр кеше дә иртәме-соңмы шунда барачак, елап утырып тормышны үзгәртеп булмый. Әти үлгән көнне дус кызымның туган көненә Чаллыга кайткан идем, ләкин әтинең хәле авыр булгач, беркая да бармадым. Әти сирәк кенә булса да төшкә керә, матур итеп күрәм. 

– Нинди әти иде ул?

– Әти игелекле, яхшы күңелле кеше иде. Беркайчан да миңа “юк”, “ярамый” дип әйткәне булмады. Дәресләр хәзерләгәндә дә: “Гел укып кына утырма, уйнарга да чык, кызым”, – дия иде. Әти күбрәк татарча җырлар тыңларга киңәш итте. Әти белән әни гел концертта йөргәч, үземне үзем карап, мөстәкыйль булып үстем. Әни мине мәҗбүри рәвештә индивидуаль вокалга йөртте. Ул вакытта җырларга теләк булмаса да, аннары кирәге чыкты. Әнигә рәхмәт. Хәзер күңелемә ошаган җырларны башкарам. Гадәти булмаган җырлар да яздырам. Гомумән, җырларга яратам. Җырлы гаиләдә үскәч, миңа да сеңгәндер инде. Сәхнәгә бер чыккач, аннан китәсе килми. Тамашачы белән бер-беребезне тулыландырабыз, энергия алышабыз. 

Әңгәмәнең икенче өлешен әлеге сылтама буенча кереп укыгыз.

Язмага реакция белдерегез

14

0

5

2

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading