16+

Ләйлә Дәүләтова: “Догалар укыгач, үлә дигән кошым терелде бит”

Ләйлә Дәүләтова инстаграм битендә доганың көче турында язып, шаккатмалы хәл булуын язган.

Ләйлә Дәүләтова: “Догалар укыгач, үлә дигән кошым терелде бит”

Ләйлә Дәүләтова инстаграм битендә доганың көче турында язып, шаккатмалы хәл булуын язган.

“Догаларның кодрәтен карагыз әле сез! Бүген иртән минем күз алдында тәрәзәгә менә шушы кош килеп бәрелде. Бәлки эсседән качасы килгәндер, бәлки балалары янына ашыккандыр... Күрәчәге булгандыр. Бу бәрелү тавышыннан мин бу кошны үлгән дип уйлаган идем инде.

Гөлмәрьям уянганчы, ул күргәнче дип, тизрәк барып алдым. Үләннәр арасында ята мескенкәем. Канатлары каерылган, башы кәкрәеп калган, авызы ачык, үзе еш-еш сулый. Өйгә алып кердем. Ул арада Гөлмәрьям уянып чыкты. Канаталарын җыеп тоттык. Учка куеп “дәвалый башладык”. Гөлмәрьям бу кошның өстенә ярты сәгать буе белгән догаларын укыды. Берничә тамчы судан соң томшыклары ябылды. Башлары турайды. Шулкадәр дога укыгач, үлә дигән кошым терелде бит, Аллага шөкер. Гөлмәрьямнең кулларыннан терелде дә очты да китте матур кош. Шундый рэәхәт булды! Шатлыктан елыйсыларым килде”, – дип язган ул.

 

 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading