Шәһри Казан

Ләйлә Таишева: "Күп белсәң дә бу дөньяда яшәве авыр"

Ландыш Нигъмәтҗанованың кызы Ләйлә Таишева әнисенә караганда да популяррак шикелле. Инстаграмда Ләйләнең видеоларын 200 меңләп кеше карый. Ләйлә - уйламаган җирдән кызык китереп чыгара торган сәләтле бала. 

Чираттагы видеоларның берсендә Ләйлә энесе Гомәрне музыкаль инструментта уйнарга өйрәткәндә, болай дип әйтеп куя: “Күп белсәң дә бу дөньяда яшәве авыр. Молодец, әйбәт уйнадың, утыр урыныңа!” Ләйләнең бу сүзләре халыкны шаккаттыра.

Ләйләгә төрле кызыклы фикерләр язганнар: “Ай, бу Ләйлә! Туганда ук мең дә берне белеп тугандыр!”, “Күп белгән кешегә тагын да авыр шул, Ләйлүш, җаным”, “Ты просто супер укытучы”, “Ләйлә әйтә икән, дөрес”, “Кулың белән авызыңны тотып йөри торган замана”, “Яман күзләр тимәсен бу балага”.

 

Реклама

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: