16+

Ләйсән Гимаева: "Тозлауга караганда, киптереп ашау файдалырак”

Татар эстрадасы җырчысы Ләйсән Гимаева җиләк-җимеш һәм яшелчәләрне кышка киптереп куя икән. “Алай күпкә файдалырак була”, - ди Ләйсән.

Ләйсән Гимаева: "Тозлауга караганда, киптереп ашау файдалырак”

Татар эстрадасы җырчысы Ләйсән Гимаева җиләк-җимеш һәм яшелчәләрне кышка киптереп куя икән. “Алай күпкә файдалырак була”, - ди Ләйсән.

“Әлегә кышка артык әллә ниләр ясамадым, чөнки вакыт җитми. Видеолар да төшерәбез, чыгыш ясарга да йөрибез. Кыскасы, көне-төне чабабыз. Ябыгу марафоны да алып барам бит әле мин. Кыяр өлгерә генә башлады. Әлегә берничә генә банка тозладым. Рецептларны әнидән алам.

Җиләк-җимешләрне туңдыргычка катырырга куйдым. Компотлар япмадым әле. Әнидән өч чиләк чия җыеп алып кайткан идем. Аларны киптерергә куйдым. Кыш көне ашарга бик тәмле була. Узган ел шулай киптереп как (пастила) ясадым. Яшелчәләрне дә шулай киптерәм. Компот яки тозлауга караганда, киптереп ашау файдалырак”, - диде безгә Ләйсән Гимаева.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading