16+

Ләйсән Гыймаева тәрәзә төбендә кыяр үстерү сере белән уртаклашты

Үз йортлары белән яшәүче җырлы гаилә Булат Бәйрәмов белән Ләйсән Гыймаева өйдә тәрәзә төбендә кыяр үстерә. Уңышлары да сөенерлек: кыярлар ашарлык булып өлгергән.

Ләйсән Гыймаева тәрәзә төбендә кыяр үстерү сере белән уртаклашты

Үз йортлары белән яшәүче җырлы гаилә Булат Бәйрәмов белән Ләйсән Гыймаева өйдә тәрәзә төбендә кыяр үстерә. Уңышлары да сөенерлек: кыярлар ашарлык булып өлгергән.

Өй шартларында мондый кыяр үстерү серләрен хуҗабикәдән сорадык.

- Инстаграмга төшереп куйган идек, төрле сораулар яудыра башладылар. Җавап биреп җитешеп булмый. Күпләр "нинди сорт, ничек үстерәсез, ни өчен теплицага утыртмыйсыз?" дип кызыксына, - ди Ләйсән.

- Узган елларны әни, март аенда әле теплицада да салкын булганда, өйдә үз-үзен серкәләндерүче сорт утыртып үстерә иде. Быел әни орлыгын миңа да бирде. Ләкин ул озакка җитми, яфраклары саргая башлагач, чыгарып ташлыйсың. Үз-үзен серкәләндерүче бу сортның исеме F1 Кузнечик дип атала. Мин аны баланың смесь савытларына утырттым. Балчыкка бер уч тирес салдым. Булат өскә бау сузып бәйләп куйды. Көн саен су сибеп торабыз. Бер сере дә юк. Теплица булмагач, иртәрәк өлгерсен дип өйдә утыртып карадык. Бер-ике көннән өзеп ашарга исәп, Алла теләсә, - диде Ләйсән Гыймаева.

Лена РӘХИМОВА

ИГЪТИБАР! Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации, размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading