Шәһри Казан

Ләйсән Таишева: «Декрет ялы дәвам итә»

- Ләйсән, исәнмесез. Ничек хәлләрегез?


- Әйбәт. Өйдә, бала белән. Декрет ялы дәвам итә.

- Эшкә чыгарга җыенмыйсызмы?
- Юктыр дип уйлыйм, андый планнар юк. Радиога яңа сезонда яңа команда җыелды. Декретка киткәндә кире кайтырмын дигән идем. Әмма хәзер башкача уйлыйм.

Реклама

- Бәлки Ролан янына энекәш яки сеңлекәш алып кайтырга да телисездер?
- Теләк, әлбәттә, бар. Минемчә, гаиләдә ким дигәндә ике бала булырга тиеш. Бәлки 4, бәлки 5 елдан алып кайтырбыз, төгәл әйтә алмыйм.

- Ролан нинди һөнәрләре белән сөендерә?
- Баланың нинди хәрәкәтенә дә сөенәсең инде. Ниндидер гаҗәпләнерлек һөнәрләре бар дип әйтә алмыйм: бар балалар кебек үк. "Развивашка"ларга йөртимим, әле кечкенә. дим. Баланы интектерәсе килми. Җитешербез әле, бар да алда!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 19 апрель 2019 - 19:28
    Без имени
    Сез бик матур,Лэйсэн!