Шәһри Казан

Люция Мусина: "Үземне кулга ала алмадым"

Татар эстрадасының танылган артисты Люция Мусина белән озаклап әңгәмә корган юк иде. Гомумән, Люция аз сүзле, үзе эченә бикләнгән кеше кебек тоела иде миңа. Ялгышканмын икән – Люция бик ачык, ихлас әңгәмәдәш булып чыкты.

– Люция, балачак чорыннан нинди вакыйгалар истә калды?

– Үземне хәтерләгәннән бирле күккә карап, йолдызларга соклана идем. Үземчә Аллаһы Тәгалә белән сөйләшә идем. Нигә тудым, нишлим мин монда, киләчәктә кем булырмын икән, дип уйлана идем. Башымда мең төрле сорау иде. Без күбрәк әбекәй белән үстек. Бабакай иртәрәк китте. Аннан гел сугыш турында сөйләткәнемне хәтерлим. Әти җитәкче урынында эшләде, әни хисапчы иде. Миннән олырак Альберт абыем миңа бер яшь булганда, 4,5 яшендә яман чирдән вафат булган. Илдар исемле энем белән бергә уйнап үстек. Ә 10 яшькә кечерәк Илнур энем миңа улым кебек булды.

– Узган ел әтиең вафат булды. Чирли идеме?

– Әти үткән елның 18 гыйнварында 73 яшендә вафат булды. Озак та чирләмәде ул. Ашказанына зарлангач, анализлар тапшырырга бардык. Шулай итеп, көз көне әтинең яман чир белән авырганын белдек. Үзенә “язва” белән авырыйсың, дидек. “Нигә мине хастаханәгә салмыйсыз?” – диде. Әмма табиблар яман чирнең дүртенче стадиясе диделәр. Изге күңелле кеше булгангадыр инде, әти урын өстендә азапланып ятмады. Бик тиз китте. Әтинең юклыгына әле дә ышанып булмый, чөнки көчле рухлы кеше иде. Беркайчан да чирләмәде һәм чирләгән кешегә ышанмады. “Йөрәк авырта”, – дисәк, кайда соң синең йөрәгең, дип әйтә иде. Озак кына үземне кулга ала алмадым. 

Реклама

– Әтиең нинди кеше иде?

– Ул бик гадел, акыллы, төгәл, намуслы кеше булды. Аны хөрмәт иткән кешеләр күп иде. Һәрвакыт әтием белән горурландым. Кечкенә чагымда да урамда әти белән исәнләшеп китсәләр, күңел була иде. Әти трибуна артында чыгыш ясаганда да, аны горурлык хисе белән тыңлый идем. Аның сөйләме шулкадәр матур булды. Әти турында бик якты хатирәләр күңелдә калды.

Әңгәмәнең дәвамын "Шәһри Казан. Язмыш" газетасының бүгенге санында укыгыз. Сату нокталарында сорагыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: