Җырчы, Башкортстанның атказанган артисты Радик Динәхмәтовның махсус хәрби операцигә китүе турында язган идек инде.
Җырчы, музыкант Советлар Союзы Герое, генерал-майор Таһир Кусимов исемендәге Башкорт батальонының медицина взводы санитары булып хезмәт итә, ул «Башкортостан» мотоукчылар полкы составына керә. Хәзерге вакытта хәрби бүлекчә Самара өлкәсендә өйрәнүләр уза.
Радик Динәхмәтов Дүртөйле районындагы туган авылы хөрмәтенә «Әсән» дигән позывной алган. Тугыз яшеннән бирле ул Уфада музыкаль интернатта тәрбияләнгән. Биредә белем алган.
"Мәктәп мине күп нәрсәгә өйрәтте. Без, малайлар, музыка өйрәнүдән тыш, хәрби күнекмәләр үзләштердек. Кыскасы, мин балачактан ук кырыс дисциплинага күнеккән идем, шуңа күрә сугышчан әзерләнүләрне дә бик җиңел үтәм. Әйе, бу җиңел түгел, әмма миңа яңа иптәшләрем ярдәм итә, мин аларны горурлык белән үз аркадашларым дип атый алам. Миннән аермалы буларак, алар инде май аеннан бирле полигонда әзерләнәләр. Әмма алардан калышмаска тырышам», — дип сөйли Радик Динәхмәтов.
Радик Динәхмәтов фикеренчә, сугышчыга санитар сумкасы гына түгел, музыка да ярдәм итәчәк.
— Флейтам һәрчак үзем белән. Егетләр "Уйнап җибәр әле дип сорагач җанга рәхәт булып китә. Еш кына телефон аша видеоэлемтәгә чыгам (барлык инструкцияләрне үтәп, әлбәттә) һәм яшь сугышчыларыбызның абиләренә, аларның әти-әниләренә музыкаль сәлам тапшырам, - ди Радик.
Контрактка кул кую турында карар кабул итүчеләр үзләренең беренче җиңүен яулады, дигән фикердә җырчы
— Икенче җиңүләрен ала полигонда яулады. Биредә кеше сынауларга бирешмичә, укуның барлык этапларын үткән икән, димәк, җиңүче. Өченче җиңү алда көтә. Махсус хәрби операция төгәләнеп, хәрби бурычларны үтәп өйгә кайтуыбыз зур җиңү булачак», — диде Радик Динәхмәтов.
Чыганак: Башинформ
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар