Шәһри Казан

Марат Фәйрушин: "Өч эштә эшлим"

Татар эстрадасының моңлы җырчысы Марат Фәйрушинны күпләр югалтты. Баксаң, Марат берьюлы өч эштә хезмәт куя икән. Бу хакта безгә үзе сөйләде.

“Беркая да югалмадым. Түбән Кама шәһәрендә яшим. Берьюлы өч эштә хезмәт куям: “Илһам” җыр-бию ансамблендә - солист, төсле металл эшкәртү базасында һәм төзелеш оешмасында эшлим”, - ди җырчы.

Реклама

Хәзерге вакытта Марат яңа җырлар яздыру, репетуар баету белән дә мәшгуль. “Көз көне яңа программа белән гастрольләргә чыгарга исәп”, - ди ул.

Шуны да әйтергә кирәк, бу көннәрдә Марат Фәйрушин туган көнен билгеләп үтте. “Туган көнне туганнар, дуслар белән үткәрдем. 20ләп кеше җыелды. Бик күңелле утырдык”, - диде Марат. Соң булса да, уң булсын, Маратны чын күңелдән котлыйбыз, иҗади уңышлар телибез! 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: