16+

Марат Гәрәев: "Мине «Татар җыры»на чакыручы булмады"

20 ел буе эреле-ваклы җырчыларны туплап торган, аларга эш биргән «Барс-Медиа» ширкәте какшап маташа. Ширкәтне җитәкләгән бертуган Камил һәм Марат Гәрәевләр уртак фикергә килә алмый…

Марат Гәрәев: "Мине «Татар җыры»на чакыручы булмады"

20 ел буе эреле-ваклы җырчыларны туплап торган, аларга эш биргән «Барс-Медиа» ширкәте какшап маташа. Ширкәтне җитәкләгән бертуган Камил һәм Марат Гәрәевләр уртак фикергә килә алмый…

“Мәдәни җомга” газетасы журналисты Эльмира Сираҗи ширкәтне 21 ел буе җитәкләгән Марат ГӘРӘЕВ белән әңгәмә корып алган. 

– Озак еллар буе сезнең ширкәт гөрләп эшләп торды, бүгенге шау-шу күпләрне гаҗәпкә калдырды. Сезнең карашыгызча, «Барс-Медиа»дагы бу күңелсез хәлләрнең сәбәбе нидә соң? 
– Бу ширкәттә оешкан көннәреннән башлап 2018 елның августына кадәр эшләдем. Үз теләгем белән киттем, чөнки алга таба үсеш юлларын күрмәдем, акционерлар белән уртак фикергә килә алмадык. Мин компаниянең 25 процент акцияләренә хуҗа, калган ике акционерда – Камил абый Гәрәев белән Наил Баһаветдиновта – 37,5әр процент. Мин киткәч, кызым Динә бу урынны алырга теләде. Гәрчә аның мондый зур структураны җитәкләргә әхлакый яктан да, эшлеклелек сыйфатлары буенча да әзер түгеллеген белсәм дә, мин каршы килмәдем. Ул бу вазифага тиешле барлык баскычларны да узмаган килеш алынды. Камил абый да аның бу урынга килүен бик теләде. Шулай итеп, мин киткәч, урыныма Динә калды. Бер ел буе компания эшләренә бөтенләй катнашмадым. Компаниядәге хәлләр турында күңелсез хәбәрләр килә башлагач, 2019 елның июнендә «Барс–Медиа»га кире кайттым. Бөтен сфераларда да тәртипсезлек хөкем сөрүен күреп, чәчләрем үрә торды. Элек компаниядә хисап бирү системасы бик төгәл куелган иде, ел башында кабул ителгән бюджетның үтәлешен тиененә кадәр тикшереп бара идек. Карыйм, хисаплар чагышмый. 2016 елда Президент Р.Миңнеханов бер проект өчен 12 миллион акча биргән иде. Ә 2019 елда бу проектны бөтенләй дә дәвам итмәгәннәр. 

– Нинди проект турында сүз бара? 
– Бу проект буенча ширкәт 4 яшь җыр­чыны дөньякүләм дәрәҗәдә чыгарлык итеп әзерләргә тиеш иде. Күп турлардан соң 2 егет, 2 кыз сайлап алынган, алар арасыннан 1 егет белән 1 кыз – халыкчан юнәлештә, ә 1 егет белән 1 кыз – эстрада юнәлешендә әзерләнергә тиеш иде. Мәдәният министры соравы буенча, өстәп, тагын бер кыз баланы алдык. Алар педагоглар, продюсерлар белән эшләп, сыйфатлы җырчылар итеп халыкка чыгарылырга тиеш иде. Ләкин мин киткәннән соң, бу проектны беркем дә эшләмәгән, проект өчен бирелгән акчалар үзләштерелмәгән. Бу хәлләрне белгәч, мин Динәгә гариза язып, компаниядән китәргә куштым. Ширкәтне җитәкли алырлык кеше табылганчы, үзем эшләргә булдым. Ләкин башта ризалашсалар да, акционерлар ахыр чиктә моның белән килешмичә, Уфадан үз кешеләрен – Павел Волонихинны китереп утыртты, Динә дә кире кайтты. 

– Җырчы Иркә ни рәвешле ширкәттәге күп нәрсәне хәл итәрлек кодрәткә ия була алган? 
– Иркә – кызым Динә белән бик якын мөнәсәбәтләрдә, ул аңа нык тәэсир итә… Радио, концерт эшчәнлеге – барлык сфераларда да үз тәэсирен куллана, карарлар да аның шәхси теләге белән кабул ителә. Мин Иркәнең кызыма тискәре тәэсир итә башлаган моментын күздән ычкындырдым…

– «Барс–Медиа»ның киләчәген ничек күзаллыйсыз? 
– Компания бу акционерлар составы белән сакланып калыр дигән өметем юк инде. Акцияләремне нишләтергә икәнен әле уйламадым. Башта кызыма тапшырып китәргә уйлаган идем дә, ләкин ул моны көтеп җиткерә алмады, ашыкты…

– Сезнең компания бик күп җырчыларны халыкка чыгарды, хәтта җырлый белмәгәннәреннән дә йолдыз ясадыгыз. Ә соңгы араларда 30лап артист ширкәттән китеп барды. Сез бу хәлләргә берничек тә катнашмыйча карап утырасызмы? Акционер буларак, акча югалтуыгыз Сезне борчымыймы? 
– Мин бу вәзгыятьнең чишелешенә тәэсир итә алмыйм, миндә акцияләрнең 25 проценты гына…

– «Татар җыры»ның 20 нче юбилей концертында күренмәдегез, президент мактаулы исем тапшырганда сәхнәгә менмәдегез…
– «Татар җыры»н, үзем киткәндә, 80 процентка әзерләп калдырган идем. Беренче бүлектә теге проектка әзерләнгән яшь җырчылар 8 дуэт башкарырга тиеш иде, икенче бүлек 20 елның иң яхшы җырларыннан төзелгән иде. Мин китүгә, бөтен концепцияне җимергәннәр, нәтиҗәсен үзегез күрдегез. Ә бүләк алырга чыкмавымның сәбәбе – мине «Татар җыры»на чакыручы булмады. 

– Туганнарны, абый-энеләрне дә талаштыра торган «ут» бар – ул акча. «Барс-Медиа» ике туганның арасын бозарлык шундый зур акчалар белән эш иттеме? 
– Компаниядә генераль директор булып утырганда, 20 ел буе хезмәт хакы алмадым, акцияләрем өчен генә керем алдым. Абый – ул бик акыллы кеше, математик, шахматчы, зиһенле зат. Ләкин беркайчан да администратор булмады. Ул идея бирә, юнәлешне күрсәтә ала иде, ә аны гамәлгә ашырырга, логик яктан тәмамларга мин бар идем. Без һәрвакыт бер-беребезне тулыландыра идек. Бүген минем башка өлкәләрдә бизнесларым бар...

Әңгәмәнең тулы вариантын биредә укырга мөмкин: Гаугалы йорттан җыр качар

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading