16+

Марат Шайбәковтан күңелле яңалык: "Сөенеп туя алмыйм!"

Башкортстанның атказанган артисты Марат Шайбәков сөенечле яңалык җиткерде.

Марат Шайбәковтан күңелле яңалык: "Сөенеп туя алмыйм!"

Башкортстанның атказанган артисты Марат Шайбәков сөенечле яңалык җиткерде.

“Ниһаять, йортыбызга күчендек. Өйне 6 ел дигәндә төзеп бетердек. Өй салырга исәп юк иде алай. Мөнир абый исемле бик яхшы дустым бар. Ул алып барып җирне күрсәтте дә, тәвәккәлләргә булдым. Мөнир абый башыннан ахырына кадәр һәрвакыт ярдәм итте.

Узган ялларда яңа нигезгә Коръән укыттык. Ашка күрше-тирәне, туган-тумачаны чакырдык. Вакытында салып чыктым дип сөенеп туя алмыйм. Үзегез күрәсез, концертлар юк, артистларның хәле авыр”, - ди Марат.

Шайбәковларны чын күңелдән котлыйбыз, иминлек телибез!

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading