Шәһри Казан

Марсель Вәгыйзов: «Тәнкыйтьне сиңа битараф кеше әйтми...»

Марсель Вәгыйзов исеме күптән «колакта» булса да, аның белән моңа кадәр аралашырга туры килмәде. Эстраданың «капыл йолдызлары» белән аралашырга атлыгып торыр яшьтән узыбрак китүем дә сәбәп инде моңа. Тиз кабыналар, тиз байыйлар, тиз, тиз, тиз. Андый егетләр, кызлар белән сөйләшкәләгән бар-барын. Арада борыннарына чиләк элеп куйсаң, мәңге төшеп китмәслек итеп...

Югары даирәләрдә, купшы бәйрәмнәрдә чыгыш ясаучы, бер генә дәрәҗәле чарадан да калмаучы җырчы Марсель Вәгыйзов та шулайрак булырга тиеш иде... уйлавымча. Юк икән. Үз-үзенә шактый таләпчән, артык пафоссыз, сәламәт иронияле егет икән. Бер сүз белән, Лариса Гузеевача әйткәндә: «Все про себя понимает». Күңелем булды, ни әйтсәң дә - якташым бит. Әллә нин­ди глобаль темаларга сөйләшү дә түгел инде. Ләкин егетнең холкын бераз ачарлык...
- Мин синең белән үз гомеремдә беренче тапкыр сөйләшәм.
- Ярый, соңгысы булмасын.
- Җырларыңны тың­лыйм, әлбәттә, синең якташың бит инде мин. Эстрадага килгәнеңә ун елдан артты бугай инде?
- Казанга килгәнемә - 17нче ел. Казанга килеп укый башлагач, ике елдан сәхнәгә чыктым инде, җыр­лар яздырдым.
- Сольникларны да күп куйдың бугай?
- Тәәәк... (саный ) санарга кирәк бит инде аларны...өчәү, дүртәү... 9 февральдә Татар филармониясендә булачагы бишенчесе була икән. Беренчесе 2010 елда булган иде.
- Бу синең егетлегең, уңганлыгың, эшкуарлыгың хакында сөйли инде - шулкадәр сольник...
- Бардыр инде. Аның бит авырлыкларын «ашаган белми, тураган белә».
- Нинди авырлыклары бар?
- Курку да бар, батырчылык итеп бетермәү дә, тәвәккәллек җитмәү дә.
- Тәвәккәллек җитмәсә, син ул концертларны кую түгел, көнен дә билгели алмас идең.
- Шундый халәттә булам мин - куркам, дулкынланам. Концерт узгач та сак­лана ул халәт.
- Менә сиңа кирәк булса. Карап торышка шактый кыю кыяфәтле үзең.
- Мин әле андый халәт иҗат кешеләренең күбесендә дип әйтер идем. Ул бит җаваплылыкны тоеп дулкынлану, планканы төшерүдән, кеше күз алдында ачылып бетә алмаудан курку. Җырларга, сәхнәгә чыгарга курку турында сүз бармый.
- Беренче концертыңны куйганда син әле бик яшь булгансың, берүзең тәвәккәлләп тотындыңмы?
- Ул чакта Фердинанд Хафизов ярдәм итте. Филармониядә ике көн булды концертлар. Заллар тулы иде. Ул концертны мәңге онытасым юк. Сәхнәгә чыгып бастым, җырлыйм, тез буыннары калтырый, үземдә коточкыч стресс. Шулкадәр дулкынландым, хәтта микрофонны тотып атып, сәхнәдән чыгып китәсем килде. Беренче җыр­ны җырлап бетергәнче шул халәттә булдым.
- Беренче концертларыңа ук ике тулы зал җыйгансың. Билет сатучылар тырышлыгына гына кайтарып калдырып булмыйдыр моны.
- Беренче концертларга халык «аванс» белән килә ул. Аннан соңгыларына - беренче концерт тәэсирендә.
- Заллар тулырлык итеп кайда күренеп өлгергән идең соң шулай да?
- Төрле катнаш концертларда, хөкүмәт дәрәҗәсендәге чараларда, Илһам Шакиров, Салих Сәйдәшев, Рәшит Ваһапов исемендәге фестивальләрдә, «Татар моңы»нда...
- Бер әңгәмәдә син үзеңнең Президентның яраткан җырчысы булуыңны таныйсың. Моны бөтен дөньяга әйтә алу шулай ук егетлек, чөнки мондый «кыю ышаныч» бар кешегә дә ошамаска мөмкин бит. Дус бар, дошман бар дигәндәй...
- Дөресен әйткәндә, шулай булып чыкты да ул. Кайбер кешеләр башкачарак карый башладылар...
- Көнләшепме?
- Анысы да бардыр. Лә­кин Президент алдында җырлау мәктәбе узу минем өчен бик мөһим мәктәп булды. Аның каршында бер сәгать буе микрофонсыз, баянга гына җырлау, беренчедән, минем кебек әле чагыштырмача яшь җырчы өчен сынау булса, икенчедән, тагын да зур җаваплылык йөкләде - мин бик күп ретро җырларны өйрәндем.
- Сезнең буында бик яхшы, талантлы җырчылар бар. Син дә шуларның исемлегендә. Исемлектәге башкаларны ата әле.
- Беренче урында - Филүс Каһиров, операга кыйбла тоткан Рузил Гатинны бик хөрмәт итәм, репертуарына бик җаваплы карый торган Раяз Фасыйхов, Артур Исламов...
- Татарга музыкаль театр кирәклеге турында, бишьеллыкка бер булса да, сүз чыгып тора. «Кирәк, кирәк», - диелә, түгәрәк өс­тәлләр корыла, шакмаклы хатлар языла, сүз, сүз... Ләкин театр үзе түгел, әлегә аны ачарга теләүчеләр төзегән грамоталы концепция дә күзгә чалынмый. Берән-сәрән музыкаль проектлар бар-барын, бу да куанычлы хәл, ләкин театры - юк. Ә бәлки нәкъ менә сез - талантлы, белемле, эстрадада эшкуарлык дәрәҗәсен дә булдыра алган татар егетләре тотынырга тиештер ул эшкә?
- Дәүләт тарафыннан ярдәмсез була торган эш түгелдер бу. Финанслар, эшне башлаучылар һәм алга таба алып барырлык көчләр кирәк. Безнең ул хакта егетләр белән сөйләшеп утырган бар. Уйлыйбыз, сөйләшәбез... Фикерләребез, планнарыбыз бар. Әлегә барын да ачасы, алдан «кычкырып» куясы гына килми.
- Ярый, әйтмә. Бу хакта уйлавыгыз, план коруыгыз ук яхшы инде. Димәк, бу темага сез - уңышлы, «тук» җырчылар да битараф түгел.
- Ничек инде битараф буласың?! Минем, мәсәлән, фонограммага җырлаучылардан, теләгән бер кешенең сәхнәгә чыгуыннан зур канәгатьсезлегем бар. Бүгенге меңләгән «җырчы»ның күпмесе сыйфат таләбенә җавап бирә, нигә эс­траданы күзәтеп торучы, таләпләр куючы орган, законнар юк? Лицензияләр белән эшләсәләр, бәлки, барысы да башкача булыр иде.
- Күп шау-шу кубарган «Үзгәреш җи­ле» про­ектында катнашкан санаулы башкаручылар арасыннан интернетта, социаль чел­тәрләрдә иң күп сүгелгәне син булдың. Белгәне, белмәгәне рәхәтләнделәр генә сине «яңача» «Ак калфак» өчен «тукмап». Тәнкыйть - мактау түгел, күңелгә сары май булып ятмый...
- Тәнкыйтьне сиңа битараф кеше әйтми инде, синең өчен борчылган кешеләр генә әйтә. Кайчагында бик ризалашасы да килми, анысы да хак, ләкин уйлый торгач, анализлый торгач, тәнкыйтьнең файдага булуын аңлыйсың. Дошманнарның мактавына караганда, сиңа битараф булмаганнарның дөрес тәнкыйте яхшырак. Венера Әхәтовна әйтә бит: «Мин ничә еллар җырлыйм, әле һаман җырларга өйрәнәм», - дип. Барыбыз да шулай. Камиллекнең чиге юк ич инде. Ә «Үзгәреш җиле»нә килгәндә - «Ак калфак»ны бит төрле стильләрдә җырлап, эшләп була. Бу очракта исә оештыручыларның җырга үз карашлары, планнары, фикерләре бар иде, мин шуны тамашачыга җиткерүче генә идем. План куелган иде - үтәргә кирәк. Ә ул җырны яңача башкару шулкадәр катлаулы булды. Анда бит өч куплетта өч төрле тональность, иң ахырдагы нота - югары «ля» иде. Җырлап бетергәндә пульсым 120ләр булгандыр. «Драйв» диләр инде ул халәтне.
- Их, белсәләр иде бу хакта сине сүгүчеләр, аларга таныш халәт булса иде ул...
- Мин быелгы концертымда «Ак калфак»ны төрле стильләрдә җырларга җыенам, халыкка кайсы күбрәк ошар. Яңа проектлар кирәк, алар бит җырчыларны гына үзгәртми. Күрдегезме күпме музыка белгече ачыкланды «Үзгәреш җиле»ннән соң, яңа тәнкыйтьчеләр пәйда булды. Файдага бит.
- Ничек уйлыйсың, җыр­чы гомеренең озынлыгы ни кадәр?
- Дөрес итеп яшәсәң, тавышыңны саклый белсәң, 70 яшьтә дә чыңлап тора ала ул тавыш.
- Җырчы булмасаң, нинди шөгыльләрең булыр иде икән?
- Мин җырчы булырмын дип килмәгән идем укырга. Укып чыккач, Теләчегә кайтырмын, мәдәният йортында эшләрмен дип уйлаган идем. Ә менә ничек килеп чыкты, җырчы булдым. Без мин бала чакта ук сәхнәдә йөри идек - «Музыкаль гаилә» дигән программа төзеп. Бабам музыка уен коралларында уйнарга үзлегеннән өйрәнгән, кубызлар ясаган кеше. Әтине авылдан җибәрмәгән, ә мин укырга киткәндә, бик хәерһах булды инде, куанып озатты. Бабам күптән түгел генә вафат булды.
- Улың, кызың бар. Татарча беләләрме?
- Начаррак беләләр шул. Минем өчен рәхәт әйбер түгел инде бу. Татар балалар бакчалары да татарча түгел бит аның. Өйдә дә, эшне «җиңеләйтеп», русчага күчелә.
- Үзеңнең җырлар язганың бармы?
- 30лап җырым бар.
- Әйбәт җырлармы соң?
- Арада яхшылары да бар инде... Элегрәк үзем җырлый идем аларны, хәзер ретро җырларга өстенлек бирәм.
Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: